Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән волонтерлары туган көн белән котлый

“Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре “Туган көнең белән!” хәйрия акциясе кысаларында, Чирмешәндә яшәүче 13 яшьлек Айсылу Хәсәновага күңелле мизгелләр бүләк иттеләр.

Бүлекчә хезмәткәрләре, волонтерлар: Римма Әхмәтшина, Галина Маркелова, Римма Зәйнуллина, Альбина Ахмедовалар белән берлектә, Айсылуга тәмле торт, шарлардан ясалган композиция, кәрзин белән чәчәкләр бүләк иттеләр.  Ә чәчтарашлар -  Любовь Спиридонова һәм Елена Минаевалар аңа һәм сеңелесе Алсуга матур прическа ясадылар.

Физик мөмкинлекләре чикле балаларны сөендерү максатында оештырылучы әлеге акция дәвам итә. 

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев