Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән укучыларына беренче Президент турында сөйләделәр

Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев күп балалы гаиләдә тугызынчы бала булып туган. Ул яшьтән үк шахмат уйнарга, китап укырга яраткан.

Минтимер Шәймиев 20 гыйнварда 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә, шул уңайдан үзәк китапханә хезмәткәрләре 2 нче санлы Чирмешән мәктәбе укучылары белән “Минтимер Шәймиев – безнең беренче Президент” дип аталган мәгълүмати сәгать үткәргәннәр.

Чара барышында китапханәчеләр балаларны Минтимер Шәрип улы биографиясеннән бик күп кызыклы мәгълүматлар белән таныштырганнар.

Актаныш районында туган Минтимер Шәймиев Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый һәм аны Мөслим районына ремонттехника станциясе инженеры итеп эшкә җибәрәләр. 9 айдан соң яшь белгеч баш инженер итеп билгеләнә. 1962 нче елдан башлап ул гел җитәкче булып эшли, 1991 нче елда Татарстан Респубикасының беренче Президенты итеп сайлана, 2010 елда вәкаләтләрен Рөстәм Миңнехановка тапшыра. Бүген ул – Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев