Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән шагыйрәсенең тагын бер китапка җитәрлек шигырьләре бар

Ул тормышны, табигатьне, кешеләрне ярата. Серле балачагын, газиз әти-әниләрен,  туганнарын еш искә төшерә. Аларга, янәшәдә, тормыш юлында очраган рәхимле кешеләргә, бәхет төшенчәсенә мөнәсәбәтен, хисләрен шигырь юлларына сала.

Аның тәүге, 2019 елда басылган “Яратам сине, тормыш!” китабында – шигырьләр җыентыгында Рушания Әхмәдуллина-Чанышева үткән тормыш юлына нәтиҗә дә ясый, кайбер башкалар күрмәгәнне күрә белә, хыяллана, фикерли, барын да образлар аша кәгазь битенә төшерә. Һәр шигырендә, үзе әйтүенчә, кеше язмышлары.

Үз күзләрем белән күрәм, шөкер,

Матурлыгын якты дөньяның.

Йөзеп барам гомер корабында,

Суы ташып торган дәрьяның.

Рушания беренче шигырен мәктәптә 3 сыйныфта укыганда абыйсы Сәүбанны диңгез флотына хәрби хезмәткә озаткач юксынып яза. Аннары язылган шигырьләрен аерым бер дәфтәргә туплый. Кызганыч, яшьлек хисләре чагылыш тапкан ул шигырьләр мунча миченә ташланган.

- Шигърияткә чынлап кереп китүемә Казан дәүләт аграр университетының студентлар татар халык театры режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, бүген инде мәрхүм Роберт Галиев сәбәпче, - ди якташыбыз. – Берәр кичә яки концерт планлаштырсалар, ул гел, Рушания, берәр куплет шигырь әвәләп бир әле, дия иде.

Җирле шагыйрәбез беренче китабын – шигырьләр җыентыгын, алда язылганча, 2019 елда бастыра. Үз акчаларына. Ярый әле шул чакта аңа районыбызның бик дәрәҗәле – Утыз Имәни исемендәге премиясен бирәләр, шуңа тагын бераз сумма өстәп, нәшрият чыгымнарын каплыйлар. Кемнәндер ярдәм сорамаганнар. Рушания андый ук әрсез түгел, ул, райондашлар яхшы белә, үтә тыйнак, сабыр, тотнаклы, әзерлекле җитәкче. Сәләтле оратор да. Сүз байлыгына ис китә.

Ул шигырьләрен, нигездә, төнлә, эш беткәч яза, текстларны компьютерда җыя. Ниндидер тема табып, аның буенча түгел, ә күңелендә туган, тулган, тормыштагы вакыйгаларга нигезләнгән иҗат җимешләрен кайвакыт елый-елый укый. Гадәттә, ВКонтакте группасындагы үз битенә куелган шигырьләрен иң әүвәл кече улы Эльмир бәяли икән.

- Әйе, ул биттә шигырьләрне темага туры килүче фотолар белән, укучыга уңайлы форматка китереп урнаштырам, - ди Рушания Солтан кызы. – Аларны күреп, ошатып, кулланырга рөхсәт сораучылар да шактый.

- Аларны укыйлармы, комментарийлар буламы? – дим аңа.

- Укыйлар, бәялиләр, геройларымны, персонажларны, образларны үзләренеке кебек кабул итәләр, минем турыда ничек шулай дөрес яза алдың, дип тә әйтәләр, - ди якташыбыз. – Лениногорскида яшәүче Ефәк исемле бер әбинең кызы белән интернетта озак языштык. Әнисе минем шигырьләрне бик яратып укый, хәтта аерым бер дәфтәргә язып бара, бизәкләр ясый, ди. Бу хакта кызыннан белдем. Ефәк әби инде мәрхүм, ә дәфтәре саклана.

Якташыбызга тагын берничә сорау бирдем.

- Иң яраткан шагыйрьләрең кемнәр, Рушания?

- Роберт Миңнуллин, Хәсән Туфан, Фәнис Яруллин.

- Ә үзебезнең райондашлардан?

- Авылдашым Галия Сафиуллинаның иҗатын даими күзәтеп барам. Ул бик актив эшли, әллә ничә китабы чыкты, бик күп шигырьләренә көй яздылар, җыр иттеләр.

- Бүген халыкка нәрсә җитми?

- Ихласлылык. Ниндидер көнләшү кебек начар сыйфат бар. Күңел тынычлыгы югалды.

- Ә башкаларда хөрмәт иткән сыйфатлар?

- Тугрылык, турысын сөйләү. Миңа уен-көлкеле кешеләр ошый.

- Белүемчә, абыйларың да сәнгатькә якын.

- Әйе, өч абыем да: Сәүбан, Әхтәм, Ислам – баянчылар. Бергә җыелышсак, алар уйный, ә мин еш кына үзем язган шигырьләрне укыйм.

- Әти-әниеңне еш искә төшерәсең. Шигырьләреңдә, диюем.

- Гади, гаилә, бала җанлы кешеләр иде, урыннары җәннәттә булсын. Әни колхозда рәт эшендә йөрде, әти кырык еллап кладовщик, бик башлы, төгәл белгеч иде.

- Буш вакытта нишлисез?

- Буш вакыт юк шул, ә җәен ирем Рамил, балаларыбыз Илһам һәм Эльмир белән бакчага еш чыгабыз. Безнең өй, капка төбе искиткеч матур була, чәчәкләр эчендә кала.

- Язган текстларыңа төзәтмәләр кертәсеңме?

- Бик сирәк, күп төзәтсәң, шигырьнең тәме югала, эчтәлеккә хилафлык килә.

- Шигырь язу нәрсә бирә?

- Язгач, рәхәт, ләззәтле булып китә. Моны, мөгаен, үзе иҗат итүче кеше генә яхшы аңлыйдыр. Шигырь бит ул көчле: елата да, елмайта да. Мин иң элек үзем өчен язам.

 - Очрашуларга чакыралармы?

- Әйе. Үзәк китапханәдә, Иске Кадида, Әмирдә дә бик кызыклы чара үткәрделәр. Лицейда булдым. Анда минем шигырьләрне улым Эльмир укыганда аеруча дулкынландым. Шөкер, улларыбыз, гомумән, туган телгә хөрмәтле булып үстеләр.

- Икенче китабыңны кайчан күрербез икән?

- Бәлки 55 яшьлек юбилеема чыгара алырбыз. Аңа шигырьләрем җитәрлек, бастыру чыгымнары гына кулдан тота. Булыр, Алла теләсә, ул китап, барыбер җае чыгар.

Рушания Солтан кызы Әхмәдуллина-Чанышева Иске Кадида туган. Бүген районның социаль хезмәт бүлеген җитәкли. Ире Рамил Исмәгыйль улы – районның контроль-хисап палатасы рәисе, район территориаль сайлау комиссиясе рәисе. 28 ел элек гаилә корганнар, ике ул үстерәләр, Чирмешәндә яшиләр. Башкаларга үрнәк гаилә.

Рушаниянең Иске Кадига багышланган шигырьләре дистәгә якын. Ул әле дә туган авылын чиксез сагынып, юксынып яши. Чирмешәнгә күченү аңа бик авыр бирелгән.

Яхшы шигырь өчен уңышлы тема сайлау, креативлык бик мөһим. Мәхәббәт, табигать турында гына язып шаккатыра алмыйсын әдәбият сөючеләрне. Авторга ихласлык, эзлеклелек хас, ритмны, әдәби кануннарны аз булса да тоя, белә икән, ул теләгәнен төгәл әйтеп бирә аладыр. Рушаниянең күпчелек шигырьләре җырлап тора, мәгънәле дә.

Мин бәхетле... әгәр йөрәгемнең

Җылылыгын бераз бирә алсам.

Кемнәрнедер уем белән кочып,

Шигъри юллар белән юатсам.

Бәхет өләшкәнне күрсәм

Куярмын бөтен көчем,

Зинһар, күбрәк бирегез дип,

Бәхетсез кеше өчен.

Соңгы елларда районның социаль ярдәм бүлегендә эшләгәч, Рушания ханымга төрле кешеләр, төрле язмышлар белән очрашырга туры килә. Күпчелек халык – өлкәннәр һәм яшьләр сәламәт, үрнәк тормыш алып баралар, үз көннәрен үзләре күрәләр. Әмма арабызда рәхим-шәфкатьсез, юкка чыккан әниләр һәм әтиләр, балалар да еш очрый.  Болар да сагайта, уйландыра Чирмешән шагыйрәсен.

- Андыйларны барып күргәч җан әрни, күзләр яшьләнә, - ди Рушания Солтан кызы. – Кайсы дөрес юлга баса, ә кайсылары, гамәлләренә нәтиҗә ясамыйча, вакытыннан алда гүр иясе була. Адәм балалары бит, кызганыч, өйгә кайткач та кемдер искә төшеп куя, бәгырь телгәләнә, бу хакта үзеннән-үзе яңа шигырь туа.

Гел генә дә яхшы булып булмый,

Начарлыгы китә, ялгышлар.

Әллә үзебез шундый, әллә инде

Мәҗбүр итә безне тормышлар.

...Шушы көннәрдә бездән шактый ерактагы районда яшәүче берәү телефон аша хәбәр җибәргән. Әниләр турындагы ул шигырьне башка бик күп кеше дә яратып укыгандыр. Мәгънәле шигырьнең авторы безнең районныкы, дип, танышыма шалтыратып мактандым, Рушания Әхмәдуллина белән горурланып куйдым.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шигырьлэрен бик яратып укыйм.Ижатында зур унышлар,сэламэтлек телим.