Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районының Утыз Имән авылында яшәүче Кәлимуллиннар ике өй арасында йөриләр

Утыз Имән авылында уңган, булдыклы гаиләләр бик күп, шуларның берсе Әхтәм һәм Фәния Кәлимуллиннар гаиләсе. Якын арада алар “өй туе” уздырырга җыеналар.

Фәния апа белән очрашырга килешкәч, “Кая киләсез, яңа йорткамы, әллә искесенәме? Без бит ике йорт арасында яшибез”, - дип куйды. Билгеле, минем кызыксыну өскә чыкты, яңа өйне күрәсе килде.

Алар икесе дә шул ук авылда туып үскәннәр, гаилә коруларына 35 ел булган, өч бала үстергәннәр, бүген инде оныкларга сөенәләр. Фәния апа мәктәптә, Әхтәм абый күмәк җәмгыятьтә хезмәт куйганнар.

-Баштан без әни-әтиләр белән яшәдек. Анда яңа йорт салдык, - ди Фәния апа. -Аерылып чыккач, үзебезгә дә яңа өй күтәрдек. Аңа да инде байтак гомер узды, шуңа да йортыбызга ремонт ясарга ниятләдек. Ә җәмгыять җитәкчесе безгә яңа өй салырга тәкъдим итте. Ризалаштык. Нигезен 2011нче елны ясадык. Сигез ел төзедек. Менә инде, Алла теләсә, корбан ашларын монда уздырырга уйлыйбыз.

-Бүген өй салулары бик тә авыр бит. Кирәк булдымы соң ул сезгә?-дип хуҗабикәнең “кылларын” тартып карадым.

-Нишләп инде?! Монда бөтен уңайлыклар бар бит, хәтта мунча да өй белән бер түбә астында. Әле бит 85 яшьлек әнием дә безнең белән яши. Аңа да яңа йортта уңайрак булыр, - ди Фәния апа. - Кайтучы-китүче дә күп. Әле җәй көннәрендә ике йортка да чак кына сыештык. Авылда яшьтәшләребез байтак, алар белән дә аралашып, бер-беребезгә кунакка йөрешеп яшибез.

Озак төзесәләр дә, өйдә бөтенесе шартына җиткереп, зәвык белән эшләнгән, кайбер бүлмәләрдә яңа җиһазлар да урнаштырылган. Зур түгәрәк өстәл дә алып куйганнар. Яңа йортта бөтенесенә урын җитә.

-Бизәкләү эшләрен нигездә Әхтәм белән улыбыз Илдар үзләре башкардылар, - ди Фәния апа.

Хезмәт сөючән гаиләдә балалар да эшкә өйрәнеп үскәннәр, хәзер дә әти-әниләренә булышып торалар. Ә эш бөтенесенә җитә. Кәлимуллиннар берничә баш мөгезле эре терлектән тыш, байтак кына кош-корт та асрыйлар. Ел саен дистәләгән баш бройлер, үрдәк, каз суялар. Йорт тирәләре дә гөлт итеп тора, яңа йортның бакчасында да әллә нинди матур чәчәкләр үсә.

-Ничек өлгерәсез соң сез? - дип сорамыйча булдыралмадым.

-Сеңелем, иртән дүрттә торсаң, өлгерәсең ул, - диде Фәния апа.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев