Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районының Бәркәтә авылында яшәүче бакчачы 11 төр гладиолус үстерә

Бәркәтә авылында яшәүче Әлфинур Насретдинова аеруча гладиолус чәчәген ярата икән, быел аның бакчасында 11 төр гладиолус чәчәк аткан.

Насретдиновларның капкасын ачып керү белән чәчәкләр арасына эләгәсең. Биредә, мөгаен, йөз төрле чәчәк үсәдер. Аларга, хәтта, шау алмага күмелгән алмагач та комачауламый.

-Сезнең алмаларны корткычлар яратмыйлармы әллә?- дип шаяртып кына сорадым безне каршы алган ачык йөзле ападан. Җирдә бер черек алма күренмәде, ә агачтагы уңышны туй табынына куярлык.

 

-Без алмагачларны яз көне, бөреләр ачылганчы, ике тапкыр эшкәртәбез, - ди 65 яшьлек хуҗабикә. – Баштан бордос катнашмасы, аннан соң җимеш күбәләгенә каршы махсус препарат сибәм.

Әлфинур апаның ике теплицасын да игътибарсыз калдырмадым, кереп, “тикшереп” чыктым. Берсендә – помидорлар, икенчеседә кыяр үстерә икән. Монда да мул уңыш өлгергән. Бакчачы аларның бер өлешен ачык грунтка да утырткан.

Гомумән, Әлфинур апа белән сөйләшкәннән соң, мин аның көне бакчада узадыр, дип уйлап куйдым. Минем уйларымны куәтләп, үзе дә шулайрак әйтеп куйды.

-Яратам мин шул эшне. Орлыкларны да үзем ясыйм, үсентеләрне дә үзем үстерәм. Балалар, күршеләр санаторийга бар диләр. Нәрсәгә ул миңа?! Минем үз йортымда санаторий, - дип елмаеп куйды әңгәмәдәшем.

Әлфинур һәм Имаметдин Насретдиновлар дүрт бала үстергәннәр. Кызганыч, гаилә башлыгының гомере кыска булган. Бүген хуҗабикә ялгыз гомер итә. Ләкин кунакчыл апаның ишеге бер дә ябылмый.

-Әлфинур апа бик кунакчыл, ачык йөзле кеше, - ди аның күршесе Миләүшә Мусина. – Йортыннан кеше өзелми, балалары, оныклары гел монда. Без, күршеләр дә, аның янына керергә яратабыз.

Сүз уңаеннан, Әлфинур Рафик кызы озак еллар авыл фермасында эшләгән. Үзенең хезмәт юлын хисапчы булып башлаган. Уңган, тырыш, җаваплы кешене тиз күреп алалар һәм ферма мөдире итеп билгелиләр. Ул бу вазыйфаны 17 ел башкара.

-1391 баш мөгезле эре терлекнең 305се савым сыеры иде, - дип искә алды узган елларны Әлфинур апа. – Җәй айларында тәүлеккә 4 тонна сөт озата идек. Безнең “Шушма” колхозы гел алдынгылар сафында иде бит. Биш рәис белән эшләргә туры килде. Сыер да саудым, көтүче дә булдым, ат җигеп тә йөрдем.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X