Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районыннан 79 яшьлек ветеранны "Нечкәбил"гә махсус чакырганнар

“Нечкәбил“ ана һәм гаилә гүзәллеге республика бәйгесенең финалында безнең районнан Әккәрәйдә яшәүче Раиса Квакова да махсус чакыру буенча катнашкан.

79 яшьлек Раиса Кузьминична конкурста катнашучылар арасында иң өлкәне булган, 10 бала әнисенә аерым хөрмәт күрсәткәннәр.

“Академия” концерт залының сәхнәсенә Кваковлар милли киемнәрдән, зур, тату гаиләләре белән беренчеләрдән булып чыкканнар һәм тамашачыларга “Питрау көне” күренешен күрсәткәннәр.

-Безнең чыгышны бик җылы кабул иттеләр, алкышларны кызганмадылар. Әниебез дә югалып калмады, чын артистларча үз ролен башкарды, - ди Раиса Квакованың килене, авыл мәдәният йорты директоры Лидия Квакова. - Форсаттан файдаланып, безгә чыгыш ясарга ярдәм иткән “Щелгус” ансамбле җырчыларына, күршеләргә, Әккәрәй мәктәбе дирекциясенә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Әккәрәйлеләр бәйрәмнән яхшы кәеф, Диплом һәм истәлек бүләкләре белән кайтканнар.

Лидия Квакова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев