Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районында яшәүче мәшһүр баянчы, җырчы бүләк баянын еш кулга ала

    Баянчы булу өчен нәрсә кирәк? Иң элек, билгеле, сәләт, аннан соң - теләк һәм тырышлык. Уйныйсы килү – һава сулыйсы килү теләге кебек. Районда билгеле гармунчы, баянчы, җырчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәүф Җиһаншин шулай ди.

    -Без малай гына чакта олырак абзыйларның Югары Чегодайдагы элеккеге агач клубта сыздырып гармунда уйнаганнарын онытасым юк. Кич кайтып яткач, төне буе төшемдә гармунда уйнап саташам. Кулыма тотып уйнарга исә үз гармуным юк иде, - ди Рәүф Вафа улы. -Бераз соңрак, иске таушалган бер гармун табып, аны пластилин белән ябыштыргалап, рәткә керттем, уйнарга өйрәнә башладым. Яңарак икенчесен Кемероводан Назыйм җизни алып кайтып бирде. Аны да кулдан төшермәдем: клубка барганда, уйнап барам, уйнап кайтам.

    -Рәүф абый, нәселегездә гармунчылар бар идеме? - дим аңа.

    -Әти ягы да, әни ягы да – оста гармунчылар. Әти Вараксин гармунында уйный башласа, аның сихри, яңгыравыклы тавышын түбәнчегодайлылар да ишетә иде, - ди әни. –Кызганыч, ачлык елларда, әти шул гармунны ике пот арыш бөртегенә алыштырган. Чирмешәндә яшәүче Рәшит абый да баянчы Ә менә улыбыз, кызыбыз музыка инструментларында уйнамыйлар.

    -Элек Югары Чегодайда гармунчылар күп булган, диләр.

    -Әйе, күп тә, осталар да иде. Әйтик, Ильяс абый Сәмәрхановның уйнаганын яраттым.

    -Рәүф абый, хәзер яшьләр гармун, баян белән дус түгел.

    -Мин алай димәс идем. Яшьләр музыка уен коралларына тартыла башлады. Алар безнең чордагылардан да матуррак уйный. Республикада Фәйзулла Туишев исемендәге, “Уйнагыз, гармуннар!” фестивальләре талантлы яшьләрне ачыклау өчен үзенә күрә бер этәргеч булды. Хәтта профессионаллар да, баяннан бигрәк, гармунга, тальянга өстенлек бирә. Әле үзем дә 60 еллык тальянны еш кулга алам.

    -Шул хакта өстәбрәк соравым: районда да яшьләргә игътибар,төрле бәйгеләрне, бәйрәмнәрне ешрак оештырырга кирәктер. Гармунчыга да тыңлаучы күбрәк булса кызык. Тамашачы хөрмәте, алкышлар сәхнә кешесе өчен бик мөһим.

    -Дөрестән дә шулай. Әнә берничә ел элек Чирмешәндә дә “Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәме булды, анда дистәләгән баянчы, гармунчы катнашты. Арабызда әллә нинди сәләтле егетләр, кызлар бар икән. Аларны күрсеннәр, олы сәхнәгә чыгарга булышсыннар иде.

    -Яраткан җырчың, баянчың кем?

    -Хәзергеләрдән Әсхәт Хисмәтовның җырлавын ошатам. Табигый, көр, моңлы тавышлы җырчы, артист ул. Элеккегеләрдән, легендабыз – мәшһүр Илһам Шакиров инде. Аның репертуарындагы кайбер җырларны үзем дә еш башкардым. Баянчылардан Рамил Курамшинның уйнавына сокланам.

    Реклама

    -Хәзер бит җырлар күп, көйләрен, сүзләрен отып алу, хәтерләү кыендыр?

    -Элек, дөрестән дә, моның кадәр җыр тумады. Ә бүген бар да җыр “ясый”: сүзләрен, көен дә үзе яза, җырны да үзе башкара. Кайвакыт алар түбән зәвыклы була, шуңа күрә бик тиз онытыла. Ә болай хәтер яхшы минем: көйне тиз отам, әмма, олыгайгач, сүзләр истән чыккалый.

    Илдә баянчы, җырчы якташыбыз булмаган җир аздыр: Курган, Саратов, Тобольск, Самара, Омск шәһәрләренә дә бара, тирә-күрше республикалар сәхнәләрендә дә чыгыш ясый ул. Кырымда да көр тавышын ишеттерә Рәүф Вафа улы. Анда безнең яклардан китеп урнашкан берәү үзенә зур букет чыгарып биргән. Башкаларны алай ук зурламаганнар.

    -Район күләмендәге чараларда гел яхшылар арасында билгеләнеп, бүләкләрне дә күп алдың, Рәүф абый?!

    -Сәхнә мине кеше арасына чыгарды, яшәргә көч бирде, ашатты-эчертте. Шулай дим инде. Унбиш еллар чамасы элек, бер концерттан соң, район башлыгы миңа баян бүләк итәргә ышандырды һәм сүзендә торды да. Андый баян, яшермим, бик кирәк иде. Без бит, элеккеге мәдәният хезмәткәрләре, зур хак алмадык. “Кышкы эстрада – 1981” республика смотр-конкурсында лауреат булдым. Бу да игътибар билгесе, үсендерә торган әйбер. Хатыным Әминә белән колхоз биргән квартирада торабыз.

    -Рәүф абый, 36 ел буе мәдәният директоры булып эшләдең. Ул еллар искә төшәме?

    -Билгеле, бар да кичә генә булган кебек, онытылмый. Элек атна саен диярлек, я авылда, я районда ниндидер чара узды. Без каядыр барырга гел әзер, эшем шул бит. Кимендә иң затлы ун җыр репертуарымда тора. Тракторда эшләгәндә дә концертларда еш катнаштым. Гел үзем уйнап җырладым. Тавышны саклау өчен нәрсәдер эшләнде дия алмыйм.

    -Гармунчыга “форма саклау” өчен нишләргә кирәк?

    -Уйнарга, һәр көнне уйнарга. Юкса онытыла башлый. Мин хәзер дә көн дәвамында бер моңланып алам. Маллар карап керәм дә, кулга баян, гармун алам. Соңгы арада анда-монда бармыйбыз бит, йөремәскә кушалар. Клубка да чыкмыйбыз, мәҗлесләр дә сирәк. Ә күңел, кем әйтмешли, барыбер җыр сорый.

    -Концертларыңда булган бар, күбрәк халык җырларын башкарасың.

    -Аларга бит халкыбызның бар моңы, кичерешләре, хисләре сыйган, алар искерми, туйдырмый, тәэсир көчен югалтмый. Безнең халык гомер-гомергә сагынуларын җыр белән бастырган. Үзем армиядә хезмәт иткәндә прокатка баян алдым. Ай саен күпмедер акча түләп тору шарты белән. Мин уйныйм, якташлар тыңлый. Дуслык шулай көчәя. Бер айны шушы баян өчен түләргә акчам калмады, аны кире тапшырырга дип, пунктка барышым. Мине рота командиры күреп алды да, “Баян белән кая киттең?” – ди. Хәлне аңлаткач, ул миңа баян өчен бер ай түләргә акча бирде.

    ...Инде 67 яшьлек “артист абый” Рәүф Вафа улы Җиһаншин белән менә шулай тарих битләрен актардык, үткәннәрне искә төшердек. Кулына гармун, баян алгач, әле дә төз гәүдәле, сызылып киткән кара мыеклы, көр тавышлы үзешчән артистыбыз әйтерсең лә кабат сәхнәгә чыкты, чыгышы алкышларга күмелде.

    фото: автор

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: