Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районында яшәүче Гаяз Исхакый кардәше хезмәт белән хөрмәт казанган

    Элеккеге агроном шул ул, бүген дә бик зур бакчаларында ниләр генә үстермиләр. Теплицаларында, пленка белән ябылган түтәлләрендә помидор, кыяр, борыч та гел уңа.

    - Балалар кайтып булыша, үзем дә бакчага еш чыгам, - ди 83 яшьлек Тәлгать Касыйм улы, күптән түгел утыртылган яшь алмагачларны, крыжовник үсентеләрен карап йөргәндә.

    Менә шулай вакытын үзенчә көйли ветеран. Бакчада да өлгерә, мәчеткә дә бара, матбугат басмаларын да укый. Күзлек киюенә дә берничә ел гына икән. Ялгыз кешегә көнне уздыру кыен шул.

    - Хатыным Минсорур белән 57 ел яшәдек, ул ике ел элек, 76 яшендә вафат булды. Элеккеге гадәт буенча, аны урлап алып кайттык. Әмирдән ГАЗ 63 машинасында Рөстәм Нуретдинов белән 1961 елда башкардык бу эшне. Аннары әти-әниләренә белдердек инде, тавыш-фәлән чыкмады. Өч кыз, бер малай үстердек.

    Тәлгать Касыйм улы “Октябрьнең 50 еллыгы” колхозында 25 ел агроном, моңа кадәр механик та булып эшли. Нәкъ шул чорда, төгәлрәге 1968 елда, бу хуҗалык бөртеклеләрдән уңыш алу күрсәткече буенча районда беренчелеккә чыга, ә район республикада иң югары уңыш үстерә.

    - Һич истән чыкмый, - ди Тәлгать Исхаков. – Менә шул 1968 елда Чирмешән һәм Мөслим районнары бер чама уңыш җыйды, әмма кемдер лидерлыкка чыгарга тиеш бит, резервлар эзлиләр. Һәм ул табылды. Безнең колхозда маллар өчен, азыкка чәчелгән арыш бар иде, шуннан 500 центнер чамасы бөртек суктырдык та, районны алга чыгардык.

    Шул елны агроном Исхаков Казанда телевидениегә беренче интервьюсын бирә, игенчелектә үзләрендә кулланылучы технологияләр турында сөйли. Якташыбызның фоторәсемен ике мәртәбә районның Мактау тактасына да куйганнар.

    1978 елда да “Октябрьнең 50 еллыгы” колхозы районда беренче урын яулый. Яхшы уңыш җыялар.

    - Ул елны, районнан кушып, язгы чәчүне туктаттылар. Минем Казаннан белем эстәп кайткан чак. Рәисебез Әмир Могыйзов белән сөйләштек тә, чәчү агрегатларын кырдан кайтармадык. Чәчүен чәчәбез, әмма эшне сводкада күрсәтмибез. Авыл хуҗалыгында бит кайда, ничек отасын белү кыен, - ди дистә ел чамасы районда үсемлекләрне саклау станциясен дә җитәкләгән Тәлгать Исхаков.

    - Колхозда аеруча кем белән эшләү ансат иде? - дим аңа.

    - Минвәли Мөслихов рәис чагында колхозыбыз нык күтәрелде. Бөтен эштә үзе башлап йөрде, кешелекле җитәкче иде. Тәмам “егылган” хуҗалык тиз арада алдынгылар сафына керде. Минвәли абыйны, Лашманда куна калмаганда, машинада Югары Кәминкәдәге өйләренә дә илткәнем булды. Кызганыч, ул бик яшьли, 55 яшендә үлеп китте.

    Тәлгать абый – күренекле Исхакыйлар нәселен дәвам итүче, танылган язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның бүген исәннәрдән, әтисе ягыннан иң якын кардәше.

    Ә Исхакыйлар җәбер-золымны күп күрә. Тәлгать абыйның әтисен – Касыйм мулланы, үз халкының хокуклары өчен көрәшче, явыз режим тарафыннан “Советка каршы террорчылык оешмасы оештыруда” гаепләнгән Һади Атласи белән “бәйләнеш өчен” 1938 елда төрмәдә атып үтерәләр. Ул ябылуда чакта Лашманда яшәүче хатынын, алты баласы белән бергә, өйләреннән куып чыгарганнар. Туган-тумачаларына рәхмәт, җыйнаулашып бу гаиләгә мунча хәтле генә булса да йорт салып бирәләр. Тәлгать шунда туа. Билгеле, ул әтисен белми.

    Вакыты шундый була, аларны төрле сүзләр белән кыерсытулар, читкә тибәрүләр дисеңме, берсе дә калмый. Кая анда булышу, хәлгә керү. Дәүләт ягыннан дию инде. Зарланып кара, үзеңә зыян киләсен көт тә тор.

    Соңрак, 1958 елда Касыйм мулла аклана, гаепсез дип табыла.

    Касыйм мулланың бабасы Лотфулла белән бертуган Гыйләҗетдин Лашманнан Яуширмәгә мулла итеп җибәрелгән, Гаяз Исхакый шунда дөньяга килә.

    - Алты апам вафат инде, туганнардан үзем генә исән-сау, Гаяз Исхакыйга әти ягыннан иң якын кеше мин калдым, - ди Тәлгать Исхаков.

    Ул Татарстанның атказанган агрономы, бик күп медальләр иясе, Лашманда, районда абруйлы шәхес. Тәрбияле, сабыр, уен-көлке белән яши.

    - Колхозлар таралу начар булды, яшьләргә эш табу кыен, - дип борчыла ветеран. Безнең өчен тормыш яхшы үзе, Аллага шөкер. Халык та әйбәт, ярдәмчел, бердәм безнең авылда. Аралашырга өлкән кешеләр азлыгы гына начар, ялгызлык та үзен сиздерә. Дөрес, балалар, оныклар кайтканда өебез гөр килеп тора. Эч пошканда, әйттем бит, бакчага чыгып керәм.

    Фото: автор.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 30 май 2020 - 21:24
      Без имени
      Ты сам лучший дедушка👍