Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районында җиде балалы гаилә яңа йортка өметләнә

Районда иң күп балалы гаилә Утыз Имәндә яши. Марат Зыяков һәм Венера Гатауллина 7 бала үстерәләр.

-Балалар үстерүнең бер кыенлыгы да юк, - ди 4 малай, 3 кыз әнисе Венера ханым. - Яшь чакларында, билгеле, ансат түгел. Рәхмәт яусын, безгә бик күпләр булышып торалар. Былтыр, акча ягы нык кысанлангач, район башлыгы ярдәме белән хәлебез уңайланды. Район социаль яклау бүлеге игътибарыннан ташламый, ел буена әллә ничә тапкыр акчалата булыштылар. Дәүләт яклавын да тоябыз. Чирмешән мәчетләреннән күчтәнәч пакетлар китерделәр. Авыл халкы сәдака кертеп чыга. Авыл җирлеге Советы электр чыбыкларны, җылылык системасын яңартуда нык булышты.

Әгәр планлаганча барып чыкса, бу гаилә кайчан да булса яңа йортка да күчәргә мөмкин. Дөрес, башта аны төзисе бар.

-Районнан вәгъдә бирделәр, тиешле документлар тупланды, - ди Венера. - Барып чыкса, әллә кайда түгел, Утыз Имәндә үк салырбыз торакны. Хәзерге йортыбызны 2009 елда ана капиталына алган идек. Яңартасы урыннары күп шул. Быел ике яңа пластик тәрәзә куйдырдык, язга тагын икесен алмаштырырга исәп.

 

-Бу гаилә күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә кагылышлы республика программасына кертелде, - ди муниципаль район башкарма комитетының торак сәясәте буенча бүлек начальнигы Эльвира Галәүтдинова. -Анда районнан 5 һәм аннан күбрәк балалы тагын 10 гаилә чиратта, ә республика буенча 600 тирәсе.

Зур ягы шактый иркен йортта балаларның кечеләре уенчыклар белән мәш килә. Бакчада гына уйнап туймаганнар. 3 яшьлек Гөлчәчәк телефонда “утыра”, 6 яшьлек Ильяс, 7 яшьлек Нияз, 8 яшьлек Гөлназның үз шөгыльләре. Сеңелләре – төпчекләре Гөлфинә исә аларның ничек мәш килүләрен караватта утырган килеш, тыныч кына  күзәтеп тора.

...Кемдер керә бугай, тышкы ишек шыгырдап ачылды. Илназның мәктәптән кайтуы икән. “Бүген дүртле алдым, географиядән”, - диде ул, абзарда бүгенгә эшен төгәлләгән әтисе Маратны сөендереп.

Маратның үзе белән дә сөйләшеп алдык. Ул гомере буе туган авылында яшәгән һәм эшләгән. Киң профильле механизатор. Быел “Сөлчә” җәмгыятендә тракторда байтак җир эшкәрткән. Эшләгәнгә бөртек, акчалата да биргәннәр. Анда әле олы уллары Риназга да эш табылган, комбайнчы ярдәмчесе буларак, уракта катнашкан. Ә менә үзе дә кайтып керде. Ачык, сүзчән, чибәр егет. Исән булса, киләсе елда армиягә дә алырлар үзен. Риназ әлегә Ульяновкада шәхси эшмәкәрдә эшли.

-Балаларга ризыкны кызганмыйбыз, бүген итле-дөгеле аш пешердем, кичкә кәтлитләр әзер, - ди Венера Гатауллина. -Төрлесен әзерләргә тырышам. Кибетләребез бай. Сарыклар асрыйбыз, алтмышлап үрдәк, бройлер үстердек. Бәрәңге, суган да уңды. Газ, су, электрдан өзелгән юк. Мин үзем Бәркәтә кызы, әмма Утыз Имәндә беркем читкә санамый, авыр чакта беркайчан кире борганнары юк. Фельдшерыбыз Эльмира Төхвәтуллина бик яхшы белгеч, көн саен диярлек хәлебезне белә.

 

-Компьютерыгыз бармы соң? – дип сорадым ишле гаиләдән. Юк икән, булса, бик шатланырлар иде, кирәк бит. 9 кешегә бер кечкенә телевизор да аз шул. Юк, юк, алар булганына шөкер итәләр, аларга кемдер нәрсәдер бирергә тиеш дип һич зарланмыйлар. Оптимистлар үзләре. "Күп бала үстерү кызык кына, - ди әтиләре Марат. -Алар бит бер-берсен үзләре карыйлар. Без үзебез дә биш бала үстек”.

...Бу көннәрдә ишле гаиләдә бәйрәм сыманрак – балалар Яңа ел чараларына әзерләнәләр: кайсы шигырь ятлый, кайсы биергә өйрәнә. Менә шулай, әти-әниле булып, исән-сау үссеннәр!

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев