Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең якташлар

Чирмешән районына сугыш ветеранының оныкчыгы кайтып, туганнарын тапкан

1965 елда якты дөньядан киткән Бөек Ватан сугышы ветераны Мирҗәҗан Галимовның оныкчыгы Илшат ерак аралардан кайтып, бабасының каберен зиярәт кылган.

Илшатның әтисе Рафаэль, сугыштан соңгы елларда, Туймәттә туа. Ул бәләкәй вакытта ук, әтисе Рәшит белән әнисе Нәҗибә аерылыша һәм әниләре Рафаэль белән туган якларына китеп бара. Рәшит абый баласына ярдәм итеп торган. Тик ул әтисенең туганнары турында бер нәрсә дә белми.

-Әти 2007 елда вафат булды. Үләр алдыннан әтисенең туган якларына кайтасы килүе, туганнарын табарга теләве турында еш сөйләде, - ди Илшат Рафаэль улы. – Үзе исән вакытта теләген үтәп булмады, еллар үткәч, соң булса да, туганнарыбызны эзләп табуыма бик шатмын.

Рафаэль абыйның дүрт улы инде 5 еллап, Интернет челтәре аша туганнарын эзлиләр һәм менә Бөек Җиңү көне алдыннан “Үлемсез полк” акциясендә бабалары Мирҗәҗанның рәсеменә тап булалар. Шуннан соң алар әтиләренең Татарстанның Чирмешән районының Туймәт авылыннан икәнен беләләр.

Уфада яшәүче Илшат, озак уйлап тормый, ике улын янәшә утыртып, әтисе туган якларга чыгып китә. Ул иң элек Туймәт авылының зиратына кереп, әтисенең бабасы Мирҗәҗанның каберен таба. Каберне озак эзләсә дә, туганнарын бик тиз ачыклый ул. Зираттан чыккач беренче очраткан кешесе - бабасы Рәшитнең сеңлесе Фәһимә була. Менә бит язмыш, 70 ел элек авылдан чыгып киткән туганнан туганының (племянник) улы эзләп тапсын әле. Рәшит абыйның тагын бер сеңлесе Фаһергаләм апа  һәм энесе Вахапның хатыны Розалия белән дә күрешә Илшат. Калган туганнары дөньяда юк инде.

-Күпме туганнарымны таптым, бу бит бәхет, - ди Илшат Галимов. – Бу соңгы очрашуыбыз булмас, Ходай язса, әни белән абыйларны да бу якларга алып кайтам.

Галимовлар нәселе, фамилиясе яши икән әле.

Розалия Сафина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев