Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районы кызы Рания Минһаҗева - “Иң максатчан кыз”

Утыз Имән авылы кызы Рания Минһаҗева “Татар кызы – 2021” республика бәйгесе финалында “Иң максатчан кыз” номинациясендә җиңүче булды.

Республика районнарынна бәйгедә катнашкан 200ләп кыз арасыннан 12се финалга уза. Бәйгедә район данын Рания Минһаҗева яклады.

Кызларны ике атна дәвамында бәйгегә әзерлиләр һәм алар татар бистәләре буенча экскурсияләрдә булдылар, аш-су, кул эшләре, этикет буенча мастер-класслар карадылар, Татарстан тарихы һәм татар хатын-кызларының язмышы турында дәресләр тыңладылар, бию, вокал һәм нәфис сүз буенча педагоглар белән дә эшләделәр.

-Мин бу бәйгене җыр-бию конкурсы диеп күз алдына китергән идем, - ди Рания. – Финалга узармын дип тә уйламадым. Мин бик шат, чөнки мин – иң-иңнәр арасында.

Бәйгегә әзерлек барышында кызлар, алда язылганча, үзләренә тормышта кирәк булган бик күп нәрсәләргә өйрәнгәннәр. Татар хатын-кызы аш-суга да, кул эшләренә дә оста булырга, җәмгыятьтә һәм, гомумән, тормышта үзен тота белергә тиеш.

Рания пешергән өчпочмак бәйгедә иң зур балл җыйган.

-Өчпочмакны матур итеп бөрергә үзем эшли торган ресторан пешекчеләреннән өйрәндем, - ди якташыбыз.

Бәйгегә әзерләнгәндә Рания үзенең биш буын бабасын да барлаган, нәсел шәҗәрәсе төзеп, аны жюрига тәкъдим иткән.

-“Татар кызы” бәйгесеннән соң дөньяга карашым үзгәрде, безне монда шәхес ясадылар, - ди җиңүче. – Халкыма, гореф-гадәтләребезгә, Татарстаныбызга булган мәхәббәтем тагын да артты.

Рания Минһаҗева Казан шәһәрендәге рестораннарның берсендә администратор булып эшли. Мәдәни чараларда катнашырга да вакыт таба. Казан мәдәният университетында укуын дәвам итә, быел магистр дипломы алырга җыена.

Фото: Рания Минһаҗеваның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев