Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районы кызы белән кияве – чемпионат җиңүчеләре

Иске Кади кызы Алсу Сафина мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча "Абилимпикс» VII милли чемпионатның республика этабында беренче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән.

Якташыбыз эшләүче яшьләр арасында, тортлар бизәү буенча иң оста булып танылган. Хәзер ул республика данын Мәскәүдә яклаячак.

Алсу Наил кызы бу бәйгедә ире Илмир белән катнашалар. Илмир Дамир улы кирпечтән стена өю буенча беренче урын алган. Сафиннар Мәскәүгә икәү барачак.

Алсу һәм Илмир өчен әти-әниләре, барлык туганнары җан атып тора. Моксиновлар кызлары һәм кияүләренең бу уңышларына бик шатланганнар.

-Чемпионат барган көннәрдә аларга барыбыз да көч биреп тордык, җиңүләре зур куаныч булды, - ди Алсуның Нурлатта яшәүче апасы Фәридә Нәбиуллина.

Сүз уңаенда, яшьләр икесе дә Казан Авиация институтында белем алганнар, шунда укыганда танышып, гаилә корганнар, кызлары Мәликә үсеп килә. Алсу әлегә декрет ялында, ә Илмир Казан авиация заводында эшли.

фото гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев