Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районы белгече атказанган ветеринария табибы булды

Район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Рафик Дәүләтшинга “Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы” дигән мактаулы исем бирелде.

Рафик Абдулла улына әлеге бүләкне Казанда, ветеринария  хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан узган тантанада ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров тапшырган.

-Мин тумышым белән Тукай поселогыннан. Районда эшемне 1981 елдан Тукай исемендәге колхозда баш ветеринария табибы буларак башладым.  Аннан соң, 1984 елда  район ветеринария  станциясе баш табибы, ветеринария станциясе җитәкчесе урынбасары итеп билгеләндем. Бүген  63 нче яшемне ваклыйм, пенсиядә булсам да, эшлим әле. Хезмәтемне шулай югары бәяләүләре өчен бик зур рәхмәт, - ди  якташыбыз.

фото: Елена Ильина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев