Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән кызы КФУда укымакчы

Аның өйдә торырга вакыты да юк, әле анда, әле монда чакыралар. Кая барса да, яңа дуслар таба, төрле чараларда рәхәтләнеп катнаша. Барысына да өлгерергә кирәк, чөнки тиздән Гүзәлгә кабат парта артына утырасы.

Быел инде яңа аудиториягә, яңа иптәшләргә ияләшергә туры киләчәк. Сүзебез Чирмешән лицеенда укыган Гүзәл Мортазина турында. Рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханнарында 100 балл туплаган Гүзәл шул үзе бит инде. Тарихтан – 79, җәмгыять белеменнән 89 баллга ия.

Районда быелгы чыгарылышта ул гына максималь бәя алды һәм лицейга, районыбызга дан өстәде.

-Кызыбыз йөзебезгә кызыллык китермәде, моңа без дә бик сөендек, - ди аның әтисе Зөлфәт.

-Имтиханда авыр булмадымы? – дим Гүзәлгә.

-Юк, анда да бик борчылмадым. Башта тест буенча сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Сочинениены Бөек Ватан сугышы темасына яздым, - ди ул.

-Репетиторга йөрмәдеңме?

-Юк, безнең укытучыбыз Гөлүсә Кәүсаровна яхшы, сәләтле укытучы, аңа, башка укытучыларыма, әти-әнигә дә рәхмәт. Гомумән, нәкъ рус теленә мәхәббәт уятучы да Гөлүсә апа. Яшереп тә тормыйм, миндә төгәл фәннәр – математика, физика буенча сәләт, кызыксыну юк дип әйтә алам.

-Рус телендә китаплар – матур әдәбият укыйсыңмы?

-Әйе, Лев Толстойның “Война и мир” романын тулысынча диярлек укып чыктым. Рус теле – бай, кызык, кирәкле тел.

-Ә татар теле?

-Ул – туган телем, аны бик яхшы ук беләм димәс идем, әмма татарча иркен сөйләшәм, аралашам, язам да. Әле менә “Сәләт” лагерына бардым. Анда төрле чаралар, аралашу татар телендә бара, ул телне белгәч бик уңай булды. Кайбер чит төбәкләрдән килгән башка милләт егетләре һәм кызларының татар телен белергә, аңларга теләвен күреп гаҗәпләндем.

-Нинди җырлар яратасың, аларның нинди телдәгеләрен өстен күрәсең?

-Татарча, русча, инглизчә җырлар да тыңлыйм, аерым кайсыдыр җырны бик яратам дип әйтә алмыйм.

-Рус теленнән 100 балл туплавың турында иң беренче кем сөенче алды?

-Имтиханнар нәтиҗәләрен интернеттан карап тордык. Минем баллар шунда урнаштырылды. Аны мин һәм әни дә бер вакытта диярлек күргәнбез. Бу хакта белгәч, укытучым Гөлүсә апага шалтыраттым. Башта ышанмады, “Дөресме?” – дип кат-кат сорады.

-Компьютерыгызны еш кабызасыңмы?

-Әйе, бүген интернетсыз мөмкин түгел. Имтиханнарга, гомумән, дәрескә әзерләнгәндә дә аннан бик күп мәгълүмат алам, белемемне арттырам.

-Синең белән сөйләшү өчен күптән җыенсам да, моңа бүген генә җай чыкта.

-Өйдә сирәк булам шул, - ди Гүзәл Мортазина. -Әүвәл Биләргә, “Сәләт” лагерына бардым, волонтер булып. Иртәгә тагын шунда чакыралар, бу юлы оештыручы сыйфатында.

Август урталарында Казанда зур чарада катнашырга туры киләчәк.

Гүзәл Мортазина Чирмешәндә яши, әтисе Зөлфәт юл оешмасында машина йөртүче булып эшли, әнисе Лилия – статистика инструкторы. Мәктәптә укучы бер сеңелесе, бер энесе бар.

-Син студент тормышына әзерме?

-Әзерләнәм. Тулай торакта торачакмын. Ә анда ризыкларны үзебезгә пешерергә булачак, менә шул яктан остарасы бар. Пиццаны яратып пешерәм, ул үземә, әти-әнигә, туганнарыма да ошый.

-Инде иң нык кызыксындырган сорауны бирәм: кайсы уку йортында укырга, кем булырга җыенасың?

-Документларымны  Казан федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр институтына бирдем. Өч белгечлек буенча: тарих, педагогик белем (чит телләр тарихы); антропология һәм этнология.

-Хыялланган белгечлек аласың инде?

-Юк, дөресен әйтим, мин яшьтән үк полициядә эшләргә хыялландым, бу хыял һаман күңелемдә. Әмма юридик белем алу өчен иң элек сәламәтлегең, физик әзерлегең нык булырга тиеш. Аннары бит, полициядә дә төрле белгечләр эшли, бәлки кайсыдыр өлкәдә минем белгечлек тә ярап куяр.

Мәктәпне яхшы билгеләренә тәмамлаган, бердәм дәүләт имтиханнарында югары баллар алган Гүзәл Мортазинаны район мәгариф бүлеге һәм Чирмешән лицее Мактау грамотасы белән бүләкләгәннәр. Сүз дә юк, бу әле соңгы бүләкләр түгелдер...

-Гүзәл, син китәрсең, без калабыз, дигәндәй, яхшы уку, имтиханнарда уңыш казану өчен нишләргә кирәк?

-Ялкауланмаска, вакытны, көчеңне дөрес бүлергә. Имтиханнарда нинди фәннән сынау тотарга җыенасың, шуңарга күбрәк игътибар бирергә.

автор фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев