Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән кырлары – “Курск дугасы”?

Чирмешәннән Александр Долгополов үз заманында комбайнчылар арасында районда урак батыры булган кеше. “Красный Октябрь” колхозында бер басуга берьюлы хәтта кырыгар комбайн суктырырга төшкән вакытларны хәтерли ветеран.

Сөйләшергә бик ипле, гади кеше булып чыкты Александр Васильевич. Аның белән, мотоблогын “иярләп”, урманнан кайтып барган вакытында аралашып алдык.

-Мин хәзер пенсиядә, 66 яшьтә, эштән туктавыма ике-өч ел гына әле, соңгы вакытларда “ЧИРМЕШӘНАГРО”да атлар көтүе көттем. Элек елларда кышларын терлекчелектә, җәй-көз комбайнда эшләдем, 40 еллап шулай. 1985тә  районның урак чемпионы да булырга насыйп итте, - ди ул.

-Быелгы басуларга күз салгалыйсыздыр? - дим тәҗрибәле механизаторга.

-Әйе инде,  икмәкләр матур, басулар чиста. Уңыш булырга тиеш. Әле бодай кырын карадым, саргаеп, өлгереп килә башаклар. Егетләргә эш булачак. Эше дә – ашы да кирәк.

-Ашы дигәннән, сезнең заманда комбайнчыларның аеруча почетлы чагы иде кебек.

-Ул замандамы, ничек кенә әле! Хәтерлим, безнең колхозда бер мәлне шулай иде, 100 гектар борчак чаптың икән, мә сиңа бүләккә – сарык. Борчак чабуы кыен, аны безнең колхозның 900ләп гектарда иккән чаклары бар иде. Бөртеклеләрне егу ансатрак: сарыкны 300 гектар өчен  бирделәр. Атналык премияләр, бүләкләр дисеңме, 30 ар центнер икмәк кенә ала идем, күп бит инде ул. Җитәкчеләргә үпкәм юк, кадеребезне белделәр. Бер елны хәтта “Муравей” мотороллеры белән дә бүләкләделәр, 1987 елдамы икән инде.

-Икмәк аерым уңган еллар хәтердә калмадымы?

-Алдармынмы икән инде, белмим, менә шул 1985 елда аеруча уңды бугай игеннәр. Ул вакытта бит белгечләр дә көчле. Агрономыбыз Харитон Дормидонович Митюков эшен бик белеп эшли иде. Уңдырышлылык алар осталыгыннан да торгандыр.

-Техниканың бар, иркен чагы...

-И-и, анда күз алдыңа китер әле, “Красный” Октябрь”нең дүрт бригадасыннан  40 лап бөртек комбайны чыгып китә иде. Берсендә, хәтердә, шулар  барысы да бер кырга төште. Тузан, техника, мин сиңа әйтим. Шунда рәисебез Кәүсәр Хәйбуллович карап-карап торды да: “Монда “Курск дугасы”ннан ким түгел” - дип шаяртканы истә. Эшнең көйле баруына да күңеле булгандыр инде.

-Урак батыры булырлык, бүләккә мотороллерлар алырлык итеп  ничек эшләргә, Александр Васильевич?

-Аны комбайн тузанын йотып караган һәркем белә, иртә торырга, соң ятарга. Техникаңны алдан яхшы  итеп карап куярга кирәк, аерым сере дә юк. Уракта катнашучы егетләрнең барчасына, матур, коры көннәр булып, бәла-казасыз эшләргә язсын. Икмәк булса – җыры да була диләрме әле?! Күбесе алардан тора хәзер.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев