Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән егете Голландиядә фәннәр докторы булган

Чирмешәндә туып үскән Линар Васыйл улы Әхмәтҗанов күптән түгел Нидерланд корольлегендә докторлык диссертациясе яклаган.

2000 нче еллар башында Әлмәттәге төрек-татар лицеенда укыган егетебез шундый дәрәҗәләргә ирешкән. Ул, лицейдан соң, Казан дәүләт университетының  экология факультетында белем ала. Анда укыганда, белем алуын чит илдә, Германиядә дәвам итәргә теләп, телләр белү буенча төрле сынаулар үтә. Тырышкан – морадына ирешкән, дигәндәй,  Линар  Германиянең Мюнхен университетында белем алу хокукына ия була, анда фән дөньясына чума. Төрле проектлар яклый һәм Нидерландта яши башлый. Кызыклы гына, агач ДНКсы темасы белән кызыксына. Аның өчен  суга баткан корабльләрне, су астында калган шәһәр хәрабәләре агачларын, аларның кайда үскәнлекләрен, “нәсел шәҗәрәләрен” дә өйрәнергә туры килә. Голландиядә шушы тема буенча докторлык диссертациясен яклау тантанасына  Линарның әти-әнисе дә барган. Чит илдә күргәннәрен аның әнисе Рәйханә Әгъзаметдин кызы Әхмәтҗановадан сөйләттек:

Күз яшьләрен тыя алмадык

-Улыбыз Нидерландның  Вагенинген университетында 25 ноябрьдә докторлык диссертациясен яклады. Темасы: “Тарихи агачның чыганагын билгеләүдә яңа  кораллар һәм ысуллар (Новые инструменты и методы в определении месторождения исторической древесины)” дип атала. Агачларның ДНКсын алып тикшерү буенча ул дөньяда иң яхшы нәтиҗәләр алган. Без, әлбәттә, аның уңышларына бик шатланабыз һәм горурланабыз. Бу проект Евросоюзнын Мария Склодовская-Кюри исемендәге комиссия тарафыннан финансланды. Фәнни эшенең докторлык дәрәҗәсенә торуын халыкара комиссия тикшергән.

Анда яклау тантанасы бик купшы үтә икән. Шундый чаралар өчен шәһәрнең үзәгендә аерым бина төзелгә.н Комиссия әгьзалары  мантия, шарф, конфедераткалардан. Һәр процедураның, чыгышның вакыты минутлап саналган. Оппонентлары - 4 илдән килгән профессорлар. Улыбыз башта үзенең презентациясен күрсәтте һәм сорауларга жавап бирде. (Без, инглиз телен аңламагач, елмаеп кына утырдык инде, эчебездән белгән догаларыбызны укып.) Ярый әле зур улыбыз, киленнәр чит тел беләләр, тәнәфескә чыккач, алар чарада әйтелгәннәрне кыскача тәрҗемә иттеләр безгә, улыбызның эшен бик мактаганнар икән. Моннан без жидәү барган идек: Мәскәүдәге Рафаэль улыбыз хатыны, ике улы белән, кодагыебыз, без инде - әти-әнисе. Титулны тапшыру мизгелләре житкәч, беребез дә күз яшьләрен тыеп кала алмады, бик дулкынландыргыч та, шатлыклы да булды.

Рәсми өлеш беткәч, шул ук бинаның бер залында фуршет ясап, фотога төшү, фикерләр алышу традициясе бар икән. Яңа докторны котларга халык чиратка тезелеп баса. Ул чиратның нинди озын икәнен, башка илдән килгән кешенең монда шулхәтле танышлары, дуслары булуын күрү безне тагы куандырды.

Халык, гомумән, бик ачык (открытый), киң күңелле дип әйтер идем. Ахырдан ресторанда уздырган кичәдә барысы да үзләрен гади тоттылар, рәхәтләнеп безнең татар көенә биеделәр дә. Дуслары, үзе кебек докторантлар, кызыклы котлаулар әзерләгән иде. Безнең илдән дуслар-туганнар жибәргән видеокотлауларны да күрсәттеләр. Бездәге кичәләрдән аермалы буларак, анда тост әйткәнне, кыстаганны көтеп торучы юк. Һәрберсе  теләгәнен эшли: кем бии, кемнәр сыйлана, кемнәр үзара аралаша. Күбрәк аягөсте торалар. Безгә карата да зур хөрмәт күрсәттеләр, җитәкчеләре, коллегалары килеп котладылар (тел белмәү генә “үтерә”,  Рафаэль улыбыз аша сөйләштек инде гел.)

Алар елмаерга иренми

Тантаналар узгач, төрле шәһәрләренә бардык, Алманиягә дә чыгып кердек. Шәһәрләр арасында халык күбесенчә электропоездларда йөри. Билет бәясе яхшы ук кыйбат. Поездлары бик уңайлы, чиста, бәдрәфләре дә бер бүлмәле фатир зурлык. Без дә ераграк шәһәрләргә поездда, кайсына машинада, велосипедта да бардык. Велосипедта йөрүчеләргә аерым почет анда, аларга һәр жирдә кызыл төстә аерым юллар бар, машиналар, жәяүлеләр юл бирә.

Туфрак составы буенча башка төрледер анда. Чөнки Голландиядә булган 2 атна эчендә бер тапкыр да аяк киемнәрен юарга туры килмәде. Бөтен жирдә чисталык. Диңгездән яулап алган кечкенә генә территориясендә Нидерланд халкы рәхәтләнеп яшәп ята, бөтен нәрсә белән үзен-үзе тәэмин итә. Бөтенесе инглиз телен белсә дә, үзләренең голланд телләрен саклыйлар, мәктәпләрдә һәм бакалавриатта голландча укыталар. Илдә теләсә нинди гади генә эшкә (савытлар юарга да, мәсәлән) урнашыр өчен дә голланд телен белергә кирәк. Фермерлар бик хөрмәттә. Кечкенә генә шул ил - авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча дөньяда икенче урында.

Ашыгу-кабалану, башка кешеләргә карата  канәгатьсезлек күрсәтү кебек нәрсәләрне бер тапкыр да, хәтта зур шәһәрләрдә дә, күзәтмәдек. Ә инде Вагенингенның үзендә (анда 40 мең тирәсе кеше яши) очраган берсе, танышмы-юкмы, бер-берсен елмаеп сәламли. Автобусларга кергән-чыкканда йөртүче белән исәнләшәләр, саубуллашалар. Башта сәер тоелса да, икенче көннән үк өйрәндек тагы   елмаеп “хэллоу”, “бай” дияргә. Автобуслар тукталышта туктагач, ничектер аскарак төшерәләр идәнен, тротуар белән бер тигезлектә була, коляскалар белән керергә бик жайлы. 

Урамда олы кешеләр бик күп күренә. Электроколяскалар, башка уңайлы җайланмалар белән йөрүчеләрне дә күп күрдек. Аларның барысы да транспортка, кибетләргә керергә бик унайлы итеп ясалган. Кеше турында чынлап та дәүләт дәрәҗәсендә зур кайгырту булуы, халыкның ышаныч белән яшәве күзгә күренеп тора.

Белем бирү системасы белән танышу өчен, бер мәктәпкә барган идек. Безнен төп максат: уйлый торган һәм ирекле кешеләр тәрбияләү, диделәр. Моның сүздә генә түгел икәне нинди предметлар укыганнан, кабинетлардан да күренеп тора. Укытучы һөнәренә хөрмәт бик зур. Аны ниндидер тикшерүләр  белән түбәнсетү, курсларга жибәрү бөтенләй юк икән. Укытучы һәрвакыт үзе өстендә эшләү, камилләшү белән шөгыльләнә санала. 

Барысы тарафыннан да законнар төгәл үтәлә. Танылган Халыкара Гаага Суды да Нидерландта бит.

Бездәгечә булмаган нәрсәләр күп инде. Шул ук чүпне 5 төргә аерып жыялар: пластик, кәгазь, органика, “несортируемый” һәм пыяла. Пыяла шешәләрне кибет эчендәге автоматка тапшырып, акча алырга мөмкин, бушлай гына урамдагы жыю урыннарына салырга мөмкин. Аларына да, төсенә карап, өч  торбага ташлыйсың. Төшкәндә ватылган тавышы ишетелә, шуна күрә якында яшәүчеләрнең тынычлыгын саклап, төнге 11дән соң чүп салырга ярамый.

Улыбыз өйләнгән, хатыны Бөгелмәдән, татар кызы, КФУда бер факультетта укыдылар.

Хәзер Гугл компаниясеннән экологияне саклау буенча бер проектка тәкъдим булды, улыбыз шунда эшләячәк һәм Вагенинген университетында укытучылык эшчәнлеген (преподавательская деятельность) дәвам итәчәк.

фото: Рәйханә Әхмәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авылдашыбыз Бэркэтэ кызы Лэйсэн дэ Торкиядэ докторлык яклады. Анын турыда да языгыз.