Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән дальнобойщигы юлларда 3 Д, 3 Н девизы белән йөри

Ул өенә кайтып берәр атна торса, үзе  әйтүенчә, “чирли” башлый, күңеле тагын юлга ымсына.  Дальнобойщик якташыбыз, шөкер, күз генә тимәсен, дистә елга якын меңәрләгән километр чит җирләр гизеп, юлларда аерым бәла-казага юлыкмаган.

Ахмакларга юл бир икән

Классташым, 50 яшьлек Хәлил, әтисе – мәрхүм Әхмәт абзый алдынгы механизатор булгангамы, бала чагыннан “тимер җене кагылган малай” иде. Моннан кала, мәктәптә укыганда үзе караган киноны аннан да тәмле итеп, тасвирлы сөйләүче юк иде, минемчә. Озын юлларда йөргән яшьтәшемнең юлда күргәннәрен ара-тирә шулай ук мавыктыргыч сөйләгәннәрен ишеткәләгәч, аның кызыклы, хәвефле дә эше, сәфәрләре хакында гапләшеп алдык.

...Әмир авылында туып үскән, элек Лашманда колхоздан әтисенә бирелгән йортта төпләнеп яшәүче Хәлил Әхмәт улы Закиров өе алдында, кем әйтмешли, поезд хәтле, 16 метрлы “фура” тора. “Скания” швед машинасының - хуҗасының яраткан “Сканеечкасы”ның яше бар инде, 1993 елгы. Хәлил аңарда дүрт ел йөри. Тягачын иң ышанычлы машиналарның берсе дип саный, ул юлда сынатмый.

-Үткән атнада 14 мең ярым километр ара йөреп кайттым. Лашман - Түбән Кама – Самара – Орск - Горно-Алтайск -  Иркутск өлкәсе - Красноярск – Омск – Пенза – Түбән Кама – Лашман маршруты буенча 24 көн узды, - ди Хәлил.

-Нәрсәләр ташып бетерәсең шулай?

-Гадәттә, промышленность товарлары:  җылыткычлар-утеплительләр, металл, кабель...  Әле Горно-Алтайскига  суда йөри торган катамараннар илттем, җиңел груз, фурага аслы-өсле нәкъ сигез данә сыя икән.

-Зур юлларда йөрисең, һәлакәтләргә эләккәнең бармы?

-Шөкер, юк, мин артык кызу йөрергә тырышмыйм. Машинаны да рейс алдыннан бик яхшылап карап чыгам. Тормозларны, “поворотникларны”, фараларны, ходовойны. Ашатучым - “кормилицам”  бит ул минем, аны гел  тәртиптә тотарга, ышанычлы итәргә кирәк.

-Димәк, юлда йөрү кагыйдәләрен дә үтәп йөрисең инде.

-Гомумән, мактанып әйтүем түгел, “дальнобойщиклар” бу яктан - иң аккурат йөртүчеләр. Без бит үзебез өчен генә түгел, йөк өчен дә җаваплы, машиналар да кыйммәт – бөтенесе өчен җавап бирәбез. Аварияләргә эләкмәс өчен  минем 3Д, 3Н девизым бар:  3Н –“никогда не нарушай”; 3Д – “дай дураку дорогу”.

-Автоинспекторлар бик бәйләнмиме соң?

-Алай ук түгел. Ә менә Себер якларында алар бик әрсезләр. Штраф сугарга сәбәп табып була инде ул. Яхшылыклары да онытылмый ЮХИДИ хезмәткәрләренең. Бер елны,  Чиләбедән кайтканда, Александровка янында, Октябрьскидан Баулыга алып баручы юлда кышын соляркага һава эләгеп, машина сүнде, искиткеч салкын иде.  Шунда инспекторлар туктап, җылытышып, машинаны кабызышып, мине озатып җибәрделәр. Әллә Баулы, әллә Башкортстан инспекторлары иде. Кайдан булсалар да, бик зур рәхмәт. Иң мөһиме – исән-сау кайтып җиттем.

Иң ярдәмчел шоферлар - дагыстаннар

Хәлил  7 класста укыганда ук әтисе белән колхозда эшли, безне -классташларын кызыктырып, зур К-700 тракторы йөртә иде. Яшереп торасы юк, андый хәлгә күз йомалар иде бит инде. Армиядән соң ул Түбән Кама шәһәрендә  “Нефтехимда” 11 ел К-700 йөрткән. Аннан хатынының туганы аны Мәскүгә алып китә, ерак юлларга йөри торган машиналар йөртергә, ике ел анда эшли. Бераздан үзенә МАЗ-тягач алгач. Хатыны Динара белән үз машиналарында тәүге тапкыр Якутиягә - ерак юлга чыгып китәләр.

-Култук бистәсе янында - Иркутск өлкәсендәге таулыкта озын үрле урын бар, шуннан төшәргә кирәк, фурада 20 тонна йөк, тормозга баса-баса төшәм, колодкалар яна. Аларны туктап суытырга кирәк, хатынга: “Бар, төшеп, машина китмәсен, өчен тәгәрмәч астына таш куй әле”,  мин әйтәм. Бераздан чыксам, карыйм, исем китте, хатын шул арада һәр (!) тәгәрмәч астына таш тезеп чыккан, тәгәрмәчләр күп бит. Баксаң юл кырыена, тирән чокырга әллә кайчан төшеп ауган бер КамАЗны күреп шулай куркып эшләгән бу. Әлеге баруда, юлда 40 градус салкында “сцепление” сүтеп җыйдык. Хатын белән үзебез алган машинадагы тәүге сәфәр, чиркану шулай булды.

-Еракка йөрүче шоферлар үзара бик ярдәмчел, диләр.

-Әйе, әмма, минемчә, иң ярдәмчелләр - дагыстаннардыр, әлеге милләттән “дальнобойщиклар” да күп.

-Кавказ халкына хас кунакчыллык билгесендәме икән сер?

-Беренче тапкыр ул якларга барырга туры килгәч, мин шикләнеп калган идем. Юкка икән. Бер елны ураза аенда Чечня аша уздым. Шунда чечен автоинспекторлары һәрберебезне туктатып, авыз ачарсыз дип, су, җимешләр тараттылар. Ә дагыстаннар бөтенләй ярдәмчелләр инде. Шоферлары да, җирле халык та. Син алар өчен юлаучы, мосафир.  Мөселманмы син, христианмы – булышалар. Аннан беләсең бит инде, мин үзем дә ул як халкына тартым, алар кебек кара, - дип  көлә Хәлил. - Дагыстанга бару минем өчен – авылга кайткан кебек, һич ялгансыз.

-Халыклар дигәннән, читтә татарлар очрыймы?

-Очрый инде. Әле Якутиядә татар авылына юлыктым, татар икәнлегемне белгәч, шатландылар: “О, Европадан килгәнсең”, - диләр. Телләре безнекеннән үзгәрәк, төрекчәгә якын диимме.

-Хәлил, ә машина йөртүчеләр кайда итагатьлерәк?

-Мәскәүдә фураларга юл бирәләр. Ә менә Чиләбе, Уфа якларында, үзебезнең Казанда да  юл бирергә бик ашыкмыйлар. Әмма безнең Татарстанда иң шәп юллар, соңгы елларда алар аеруча яхшырды.

-Иң матур якларны да сорыйм инде.

-Себер якларының үз матурлыгы – таулар да, урманнар да бар. Кавказ үзенчә ямьле. Безнең яклар – үзебезнеке инде. Россиядә  ямьсез төбәк юк бугай. Шуның өчен чит илләргә йөрисе дә түгел. Әле менә Алтай, Горно-Алтайск - язучы Шукшин, юморист Евдокимовларның туган якларын күреп кайттым. Алтайның Катунь елгасы бик  матур. Вакыт булганда карап йөрим мин шулай. Брянск өлкәсендә сугыш барган урыннарда, Курск дугасында булдым.

Хатын: “Бар, тынычланып кайт”, – диде

-Юлда ашау-эчү темасын да кузгатыйк инде. Еракка йөрүче шоферларны - кафеларны иң яхшы белүчеләр, дип ишеткәнем бар.

-Ризыкны үзем белән дә алам, кафеларга да кереп ашыйм. Юл суыткычы бүләк иттеләр әле, бик уңай. Пешерә торган газ плитәм дә бар. Кафе дигәннән, теге фикерең белән килешәм, үзең  дә, юлга чыксаң, “дальнобойщиклар” кайда ашый, шунда керергә тырыш. Алар кайда тәмле, яхшы пешерәләр, кайда арзанрак икәнлеген яхшы белә. Миңа Пенза ягы юлларындагы кафелар ошый.

-Күрәм, рацияң дә бар.

-Ансыз булмый, 15 нче дулкын безнеке. Аннан сөйләшәбез, юл хәвефсезлеге хакында шуннан белеп була. Егетләр алда бозлавык, кар, томан, авария дип бер-берсен кисәтә. Әйтик, алда баручының көпчәге тишелгән икәнлеген күрсәң дә, шушы рация аша чыгып, коллега-шоферга хәбәр итәсең. Болай гына хәл-әхвәл сорашып та сөйләшәсең, юл озын бит.

-Зур юллар үтәсең, берсендә 40 көн йөреп кайттым, 20 мең километр үттем, дидең.

-Башта арыткан кебек була, кайткач, бер-ике атна үтә дә, үзеңә урын таба алмый башлыйсың. Аннан хатын: “Бар, бар, йөреп, тынычланып кайт, нервылана башладың”, - дип көлә. Эшем – чир кебек инде. Бер мәзәк тә бар бит. Бер баладан, рейска чыгып киткән әтисе хакында сораганнар, ди:

-Әтиең кайда эшли?

-Дальнобойщик.

-Нәрсә эшли соң ул?

-Әй, бернәрсә дә эшләми, көннәр буе юлда тәрәзәгә тик карап бара,  дип әйткән, - ди. Менә шул, безнең эш шундыйрак инде.

Закировлар - уңган гаилә. Күп итеп мал, кош-корт асрыйлар. Хәлил юлга чыгып киткәч, әлеге мәшәкатьләр, диспетчерлык эшен дә алып баручы, интернет аша клиентлар, йөк табучы Динара һәм уллары Рамил җилкәсенә төшә.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев