Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бүләк мангалга Мөхәммәтшиннар бик сөенгән

Лашман авылында гомер итүче Фәрит һәм Тәслимә Мөхәммәтшиннар шашлыкны бүләк мангалда кыздырачак. Алар әлеге кирәкле әйберне район газетасы редакциясе газетага язылучылар арасында оештырган акциядә оттылар.

- Беркайчан да мондый зур бүләк отканым юк дисәм, дөрес булмас, студент вакытта күпмедер акча откан хәтердә. Сирәк-мирәк кенә лотерея сатып алсам да, башка андый бәхет елмаймады, - ди Тәслимә апа. – Редакциягә җибәргән квитанция турында онытып та җибәргән идем, күршебез Зәйнәп Шакирова шалтыратып, кайчан шашлык ашарга керәбез, дигәч, югалып калдым. Баксаң, ул бу хакта газетадан укып белгән икән. Әле үзем газетаны укыгач та ышанмый тордым. Аннан соң улым газета сайтындагы призлар уйнату хакында видеоны күрсәтте. Отышка бик шатландык.

Газетабызның тугры укучысы бу яртыеллыкта төп бүләкне отты. Мәктәптә 40 ел физика, математика фәннәре укыткан Тәслимә Лотфулла кызы район газетасына язылмый калганын хәтерләми. Хәзер инде газета-журналларны элеккеге кебек күп алдырмасалар да, алар  “Безнең Чирмешән”гә квитанцияне авылда беренчеләрдән булып тутыра.

- Хат ташучыбыз бик яхшы эшли, матбугат басмаларын көнендә китерә, хәбәрләрне “кайнар” килеш укыйбыз, - ди бәхет елмайган укучыбыз. – Мәгариф тармагында эшләп, лаеклы ялга киткән кеше булгач, мин мәктәп, укытучылар, укучылар турында укырга яратам. Газета сайтына кереп фотолар карасам да, газетаны кулга тотып укуга җитми.

Кадрия Гамирова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев