Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бәркәтәдә яшәүче “кибетче Фәтхи” 90 яшен үткәрде

Шушы көннәрдә 90 яшен тутырган, Бәркәтә авылында яшәүче Фәтхетдин Минһаҗев әле бүген дә “кызылармияче кенәгәсе” кадерләп саклый.

Гомумән, Фәтхи абыйның, күп кеше аңа шулай дәшергә күнеккән, 50нче елларда язган конспект дәфтәрләренә кадәр бар.

Ул ишле гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы һәр йортка, һәр гаиләгә кайгы-хәсрәт китерә, Фәтхи бабайның да әтисенең һәм олы абыйсының фронтта гомерләре өзелгән. Әнисе җиде бала белән кала. Өлкән бала буларак, тормышның бөтен авырлыгы яшь Фәтхи җилкәсенә төшә.

1949нче елны ул армиягә китә, Иркутск шәһәре тирәсендә хезмәт итә. 1950нче елда Көньяк Корея белән Төньяк Корея арасында кораллы низаг башлана. Безнең ил әлеге сугышта, рәсми рәвештә түгел, Төньяк Корея ягында булган. Сугышчан хәрәкәтләрдә якташыбыз Фәтхетдин Минһаҗевка да катнашырга туры килә. Корея сугышы аркасында ул дүрт ел хезмәт итә. Кайтыр вакыты җиткәч, Бәркәтә егете Иркутск тирәсендә төзелә башлаган Братск гидроэлектростанциясе төзелешендә калырга уйлый. Шунда Иске Үтәмештән Наҗия исемле кыз белән таныша, алар гаилә коралар. Аннары яшьләр авылга кайтырга карар кылалар.

-55нче елны авылга кайтып төштек, -ди Фәтхи бабай.- Дөресен әйткәндә, тормышлар бик начар иде. Мин бит төзелештә машина йөртүче булып эшләдем, ә монда бөтен авылга бер машина, эш юк, акча юк. Без кире китергә ниятләдек. Танышлар аша үземне анда кире эшкә чакырттырдым. Әмма читтә озак яшәмәдек, әни вафат булды, туганнар үзләре генә калды. Алар янына кабат авылга кайтып төпләндек. Мин кибеткә эшкә урнаштым.

Олы уллары Фәрит Иркутскида туа, Бәркәтәгә кайткач бер-бер артлы Фазыйл, Фаяз, Фәридә дөньяга киләләр. Кызганычка каршы, аларның әниләренә озак яшәргә язмаган, 37 яшендә ул Фәтхи абзыйны дүрт бала белән калдырып гүр иясе була.

-Ул чакта әти еш авырый башлады, йөрәге авыртты, бертуктаусыз фельдшер чакырттык, -ди әтисенең юбилеена Себердән үк кайткан Фәрит абый.

Икенче хатыны -авылдашы Зәрига Фәтхи абыйга яхшы юлдаш, дүрт балага кайгыртучан әни була.

-Нишлисең бит инде, авыр булса да яшәргә кирәк. Зәрига белән дә бик матур тордык. Тагын ике кызыбыз- Миләүшә белән Фаягөл дөньяга килде. Балаларыбыз, Аллага шөкер, бик дус, тату булып үстеләр, беркайчан йөзебезгә кызыллык китермәделәр, - ди Фәтхи бабай.

Ул 38 ел кибеттә эшли. Зәрига апа да гел янәшәсендә була, аңа ярдәм итә. Туганнары, балалары үсеп җитеп, төрлесе төрле һәнәр сайлый, үз гаиләләрен коралар, бүген төрле төбәкләрдә, төрле шәһәрләрдә яшиләр. Тик Зәрига апа да ике ел элек вафат булган. Бүген әтисе янында кызы Фәридә яши. Әтиләренең –бабайларының юбилеена башка балалары, оныклары да кайтканнар, табын корганнар.

-Безнең әти искиткеч яхшы, эчкерсез, мәрхәмәтле, намуслы, ачык йөзле кеше, -ди Фәридә. – Гомерендә дә, бер кешегә дә бер авыр сүз әйтмәде. Безне дә шулай тәрбияләп үстерде. Аны авыл халкы да бик ихтирам итә, районда да белмәгән кеше юктыр. Элек еш кына юлаучы машинада йөрергә туры килде. “Кем кызы?”- дип сорыйлар бит. “Бәркәтәдән кибетче Фәтхи кызы”, -дим, “Беләбез аны”, -диләр иде.

Фәтхи абый тик утырып тора торган кеше түгел. Урамны да әйләнеп кайта икән, йортта да үзенә эш таба. Бик зиһенле кеше. Авылда ул иң күп газета-журналларга да ул языла, диделәр. “Безнең Чирмешән” газетасыннан район яңалыкларын белеп тора, “Татарстан яшьләрен” дә үз итә, “Акчарлак”ка да вакыты кала. Алай гына да түгел, бик ошаган язмаларны, рецептларны, киңәшләрне кисеп ала да, саклый, балаларына да укыта.

-Әтинең бер яхшы сүзе бар: “Улым, төшенкеллеккә бирелмә син”, -ди. - Авыр чакларымда шуны искә алам. Узган елны мин авариягә эләккәч, әти минем өчен бик кайгырды, көч биреп торды, -ди Чирмешәндә яшәүче улы Фаяз. – Аллага шөкер, бүген әтиебез безнең арада, безне сөендереп, шулай сау-сәламәт булып әле тагын озак яшәсен.

Юбилярны туган көне белән район хакимияте, социаль яклау бүлеге, авыл җирлеге советы, район хәрби комиссариаты вәкилләре дә котладылар, Россия Президентының котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев