Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бәркәтәдә яшәүче 92 яшьлек әбинең кәҗәсе дә бар

Хәлимә әби Гайфетдинова, олы яшьтә булуына карамастан, быел аңа 93 яшь тулачак, балаларын, оныкларын сөендереп, аек зиһен белән аякта йөреп тора, алай гына да түгел, ел саен күп итеп суган да үстерә.

-Сугыш башланганда миңа 13 яшь иде. Әтине, абыйны фронтка алдылар. Без - биш бала авыру, сукыр әни белән калдык, - ди Хәлимә әби. – Ярый әле сыер бар иде. Көндез аны колхоз эшенә җигеп чыгам, кич белән кайтып сава идем. Шул сыер безне ачлыктан коткарып калды.

Колхоз бүлеп биргән 25 сутый җирне дә көрәк белән казып чыгып, Шенталадан арба белән алып кайткан орлыкны чәчкәнен дә, урак урганын да яхшы хәтерли ул.

Хәлимә әби гомере буе колхозда хезмәт куйган. Сугыштан кайткан фронтовик Гомәр абый  белән тормыш корып, өч бала үстергәннәр.

Әби бүген йортта үзе генә гомер итә. Ике кызы да авылда тормышта, улы Чирмешәндә яши.

-Балалар үзләренә яшәргә чакыралар, ләкин әле үземне карый алганда, исәнлегем булганда, нигеземнән китмим, - ди Хәлимә әби. – Безнең әни 105 яшькә җитеп үлде, әтиебез 95 яшьтә гүр иясе булды. Авылда яшәүче Сәлимә апага 95 яшь, Камилә сеңлемә - 85, Гамиләгә 81 яшь.

Уңган, булдыклы Хәлимә әби эшсез утырырга күнекмәгән. Биш вакыт намазын калдырмый.  Кәҗәсе дә бар икән, аны үзе сава. Хәтта бакча тутырып бәрәңге, суган утырта икән.

-Бакчабыз бик зур, аны буш калдырасы килми, аннан соң бит чүп үләне дә басып китәргә мөмкин, - ди әби. - Элек икешәр тонна суган үстереп сата идем, хәзер шул аны җыймыйлар, бушка диярлек таратып бетерәм.

Шулай да: “Быел күп утыртмыйм”, - дигән  әбинең капчыкка тутырып кышкы саклауга сәндерәгә куйган суган орлыгы запасы шактый күп күренде. Орлыкны җылы, коры урында сакларга кирәклеген безнең район халкы яхшы белә. Гомумән, суган үстерү технологиясен районның күп авылларында яхшы беләләр.

-Бакчада кар бар әле, шулай да суган утыртырга бик аз вакыт калып бара, - ди Хәлимә әби. – Быел яз да иртәрәк килә кебек, бәлки бакчага да иртәрәк чыгарга туры килер. Шулай да орлыкны кузгатырга иртәрәк әле. Чәчәр алдыннан гына, көннәр җылыта башлагач, мин аны җилгә өрәм.

Төз, орчык кебек гәүдәле Хәлимә әби бер тик утырмый, гел хәрәкәттә. Әле бүген дә : “Орлыкны карыйк әле, ничек кышлады икән?” - дип, бер савытка суган орлыгын бушатып та алды.

-Бераз кипшенгән, ләкин зыянлы түгел, яхшы сакланган, - дип нәтиҗә ясады оста бакчачы. – Безнең як суганы башкалардан аерылып тора бит. Ул тыгызрак, сусылрак, кабыгы да калын була. Озак саклана да.

Хәлимә әби сүзләре буенча, суганның эше юк. Утырткач, бер-ике тапкыр туфрагын йомшартып, чүбен утарга кирәк. Бездә аңа су сибеп үстермиләр.

Хәлимә әби сарымсак та үстерә икән. Аны узган көздә байтак утыртып калдырган.  

Сүз уңаеннан, Хәлимә әби җырларга да ярата. Менә бүген дә кыстатып тормады, яраткан җырын җырлап күрсәтте.

Фото: автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев