Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Бәркәтәдә 30 килолы кабак үстергәннәр

Бүген халыкны яшелчә үстерү белән шаккатырып булмый. Барыбыз да кишерен, суганын, помидорын, башкасын да чәчәбез. Күпчелек соңгы вакытта кабакны үз итә башлады. Авылларда бакча-бакча тутырып үстерәләр аны. Терлек тә яратып ашый, бәлеше дә бик тәмле була, диләр.

Бәркәтә авылында яшәүче Габдрәфыйк Гайнанов та бакчасына ел саен кабак утырта. Уңышы да яхшы була икән, әйтик, быел кайберләренең авырлыгы 30 килограммнан да артып киткән.

-Орлыгын үзем хәстәрлим. Әле менә сез шалтыратканда да, кабак орлыгын чүпләп утыра идем, - диде 78 яшьлек Габдрәфыйк абый. – Кабак уңды быел. Бакчабыз зур, бәрәңге күп кирәкми. Чүп үсмәсен, бакча буш калмасын дип, кабак утырта башладым. Без бит инде хәзер терлек тә асрамыйбыз. Мин кабакны туганнарга, күршеләргә таратып бетерәм. Берничәсен генә үзебезгә калдырабыз. Хатын, Гөлсинә апаң, бәлешен тәмле итеп сала. Аннан соң бит, кабак бик файдалы яшелчә, суында файдалы матдәләр күп диләр. Аны да, чыгарып, эчәбез. Билгеле, кабак эре булсын дисәң, тәрбияләргә дә кирәк, туфракны йомшартырга, чүптән арындырырга һәм иң мөһиме – су сибәргә: бу яшелчә су ярата.

Гомере буе механизатор булып эшләгән якташыбыз бакчасында башка яшелчәләргә дә урын бар, быел сарымсак та яхшы булды, ди. Уңган, булган кеше бөтен нәрсәгә өлгерә: авылдашларына бура да бурап бирә, авыл зиратын да карап тора, тәртиптә тота.

Гөлфәния Гайнанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев