Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Бәркәтә ветераны: “Орден-мазар бирмәсәләр дә, матай бик ярап куйды”

    Әллә ничә еллар трактор йөрткән, Бәркәтәнең гади “газик” колхоз машинасы белән Чиләбе якларына ук барып йөргән, берничә мотоцикл туздырган Имаметдин ага  үз гомерендә бер генә  авария дә ясамаган. 85 яшьлек ветеран шофер  әле дә “Нива”сын кабызгалап авыл урамнарын әйләнеп кайта.

    “Орден-мазар бирмәсәләр дә, матай бик ярап куйды”

    Хәзер техника бар инде авыл халкында: трактор, машина, мотоблок дисеңме. Ә менә 1960 нчы еллар башында яхшы эшләгән өчен бирелгән  бишекле - “люлькалы” ИЖ-Юпитер  мотоциклына ия бул әле син! Районда тракторчылар арасындагы ярышта алдынгылыкка чыккан, уңган, юл һәлакәтләре ясамыйча хезмәт куйган колхозчыны районнан әнә шулай бүләклиләр. Эшләткәннәр дә, кадерли дә белгәннәр инде ул заманда авыл кешесен, тырышлыгын күргәннәр.

    -Орден-мазар бирмәделәр үзе, әмма матай бик ярап куйды. Рәхәтен күрдек, ул вакытта андый техника бик дефицит иде, - ди Бәркәтәнең “Шушма” колхозында тракторчы, аннан шофер булып эшләгән  Имаметдин Әхмәтҗанов.

    Әле ул гынамы, Имаметдинны шул елны Казанга алып баралар, телевидениегә төшерергә.

    -Ничек, нәрсә сөйләргә икәнен районнан язып бирделәр бугай. Самолет белән бардык, әле дә хәтердә, - ди ветеран. - Кайткач, Чирмешәндә кибеткә кергән идем, берсе, танып: ”Соң әле генә  Казанда идең бит, телевизордан күрсәттеләр,  кай арада кайтып җиттең?” – дип гаҗәпләнде.

    Дуслар юлда сынала

    Имаметдин Әхмәтҗанов соңрак дүрт ай шоферлыкка укыган.

    -Машина йөртергә кызыктым.  Беркөнне  кичен эштән кайттык та, тракторны Фоатка - районда начальник ГАИ булып Наил  Мостафин эшләгән иде бит әле, аның әтисенә - тапшырып калдырдым, үзем иртән Әлмәткә укырга китеп бардым. Анда авылдан дүртәү укыдык, хәзер әлеге шоферлардан мин генә исән, калганнар мәрхүм инде.

    “Правалы” Имаметдинга колхоз гаражында сүтеп ташланган ЗИС-5 автомашинасы бирәләр. Ул шушы техниканы җыеп “аяка бастыра”, аңарда ике еллап эшли. Бу Түбән Кармалка белән Бәркәтәнең бер колхоз булып торган чорлар.

    -ЗИС бик яхшы  машина иде. Тик, кинәтрәк борсаң, полуосьны гына тиз өзеп ала. Шул ЗИСка прицеп тагып, фермалар төзергә Түбән Камадан  бетон панельләр ташыдык. Имаметдин Сәлахиев белән. Имаметдин дигәннән, адаш - минем гадук, 1937 нче елгы. Бик оста, әрсез, техниканы яхшы белә.  Кешелекле, ышанычлы, ватылсак-нитсәк, рәхмәт, юлда бер дә калдырмады. Шөкер, ул да бүген исән-сау. Заманында тәртипле шофер булганлыктан, аны бермәлне ГАИның внештатный сотруднигы итеп тә куйдылар әле, - дип адашын мактап алды ветеран. -Гомерлек истә, бер елны Түбән Камадан кайтканда,  Елховойны чыккач, “Маяк” төбенә  менгән вакытта (шундый биеклек) ЗИСның “хәле бетте”,  машина артка китеп барды. Шушмага төшеп китә идем, прицеп борылып, аркылы басып кына машина туктап калды.  Андый хәл бер генә булды, башка юл бәла-казаларына тарымадым.

    ЗИСтан соң, 1970 еллар ахырында инде тәҗрибәле шоферга ГАЗ-52 үзбушаткыч әрҗәле машина бирәләр. Наил Җамалиев аны Украина ягыннан барып алып кайта, кайсыдыр бер хәрби частьтән. Элек шулай колхозларга “военный“ техникалар бирә торган булганнар. Аннан соң Имаметдин ГАЗ-53 машинасын иярли. Пенсиядә дә эшли әле. Үзе әйтмешли, “газикны” өй алдыннан килеп алып киткәнчегә кадәр.

    -Ул өр-яңа, азык тарата торган итеп көйләнгән. Төягечен алып кузов куйдык. Бик яхшы машина, авыл җире өчен “ходовой, арыш әпәе”, әле дә йөргән булыр иде, - дип яраткан техникасын бик тиз сүтеп ташлауларына да әрнеп сөйли ул.

    Имаметдин абзый 2000 елда үзенә “Нива” җиңел машинасы алып җибәрә. Инвалид коляскасында хәрәкәтләнүче улы Фәнис белән кырларны, урманнарны хәзер дә әйләнеп кайткалыйлар.

     

     

    -Шөкер, машина белән бер дә авариягә эләккәнем булмады, бик карап йөри идем. Ватылса, тормозы, фарасы эшләмәсә, кайтуга, аны  кичтән ясап куярга гадәтләндек. Көпчәк тишелсә дә, запасканы  кышларын өйгә алып кереп, ямап, иртәгесе көнгә бик тиз әзерли идек. Юлга ватык, карамаган техника белән чыгарга ярамый. Шуның аркасында кеше гомере өзелсә?!

     

    “Хәмер яратсаң, начар шофер син”

    -Әле сезнең газеттан гел укып барам, автоинспекторлар атна саен диярлек бер-ике исерек шофер эләктереп торалар. Югыйсә моның өчен штрафлар да зур, җәзасы да кырыс. Юк, эчәләр, шуңа исем китә, әле араларында хатын-кызлар да бар. Хәмер колы булсаң, начар шофер син.  Юл исерекләрне яратмый, эчтең икән, рульне оныт син, - ди ветеран. -Үзең тәртипле, руль артында аек булсаң, сиңа беркемнең дәгъвасы юк. Бүген аеруча сак булу кирәк: юллар яхшы, кызу йөри торган машиналар заманы. Мин үзем кагыйдәләрне бозмаска, аларны үтәп йөрергә тырыштым, хәзер дә шулай. Юл шундый ул, барысы да гел үзеңнән генә дә тормый. Машина йөртүчеләрнең төрлесе, тәҗрибәсезе, правасын сатып алганы, исереге, наркоманы, ваемсызы, тәртипсезе, “нахалы” бар. Зинһар, шоферларыбыз сак йөрсеннәр иде. Юлда йөргән кешегә, бигрәк тә төп һөнәрләре шофер булганнарга Алла ярдәм бирсен, бу хезмәт бер дә җиңел түгел.

     

    -Ә синең, Имаметдин абый, иң ерак рейсың кая кадәр булды? – дип кызыксынам.

     -Суходолга,  ул Чиләбе өлкәсендә, шифер алырга, дүрт-биш машина белән бардык. ГАЗ-53 белән, комфортлы машина түгел бит. Мәскәүдән орлык алып кайттык, Чувашиядән салам ташыдык. Бераз арттырсаң, бармаган урын калмады инде.

    “Шанкай” – протекторсыз галош

    Шулай итеп, сугыштан соңгы бала, үсмер чагында үгез җигеп, ферма малларына мичкә белән су ташыган Имаметдин шофер булып китә. Ферма мөдире, мәрхүм Исмәгыйль абзый үз вакытында аңа “Шанкай” резина галошы, аягына чорнарга  кожан чабуы бирә.

    -Төнге 11дә Шушма елгасында бәке ачып, 200 литрлы бочка белән, шакор-шокыр дүрт-биш тапкыр суга төшәсең, галош тая. Ферма мөдире берәр кружка сөт бирә, ашарга-эчәргә юк еллар. Әрәмәдә печән  ташыйлар. Үгезне җигеп көндез анда да барасың, чөнки бераз печән кайта, - дип яшьлек йомгагын сүтүен дәвам итте бабай. -1959 елда ул Лашман МТСында тракторчыга укый. Аннан укып кайткач, Т-28дә - “Владимирец”та,  МТЗ-50дә эшләдем. МТЗга кышын  карда гусеница тагып, Бөгелмәгә баручы машиналарны Кузайга кадәр тартып чыгарасың. Аларның мал илтеп кайтканнарын көтеп торасың, кире тартып кайтырга кирәк. Әй, төрлесе булды инде. Шулай эшләдек, шулай гомер үтте, энем.

     

      

    автор фотолары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: