Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Берлинны да алышкан

    Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран-педагог Константин Васильевка быел 95 яшь тула. Өлкән яшьтә булуга карамастан, ул әле дә нык, хәрәкәтчән. Константин Мартемьянович кебек кешеләр турында сынмас-сыгылмас дияргә була. Тормышта шактый күп авырлыклар кичерергә туры килсә дә, ул бервакытта да бирешмәгән, кешелекле һәм ярдәмчел булып калган. Константин Васильев кече яшьтән үк...

    Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран-педагог Константин Васильевка быел 95 яшь тула. Өлкән яшьтә булуга карамастан, ул әле дә нык, хәрәкәтчән.


    Константин Мартемьянович кебек кешеләр турында сынмас-сыгылмас дияргә була. Тормышта шактый күп авырлыклар кичерергә туры килсә дә, ул бервакытта да бирешмәгән, кешелекле һәм ярдәмчел булып калган.

    Константин Васильев кече яшьтән үк крестьян хезмәтенең авырлыгын татыган. Хәлле крестьян буларак, аның әтисен себергә сөрәләр. Гаиләдә иң олы малай - Костяга әнисенең иң беренче ярдәмчесе булырга туры килә.

    1930 елда Костя Ульяновкада беренче баскыч мәктәбен тәмамлый һәм Ивашкинога җидееллык мәктәпкә бара. 1937 елда Аксубай педагогия училищесын тәмамлап, Яңа Элмәле мәктәбендә башлангыч классларны укыта башлый. Армиядә элемтәче булып, украинада хезмәт итә. Сугыш башлангач, ул беренче көннәрдән үк каты бәрелешләрнең үзәгендә була.

    Яралангач, озак вакыт госпитальләрдә дәвалана, ә 1943 елдан янә фронтка китә. Якташыбыз Курск дугасындагы канлы сугышларны да кичә, фашистларның өненә - Берлинга кадәр барып җитә.

    Сугыштан соң Константин Мартемьяновичны, әзерлекле белгеч буларак, Германиядә гарнизон мәктәбендә эшләргә калдыралар. Ике елдан соң ул туган авылына кайта һәм укытучылык эшен дәвам итә. Монда тормыш иптәше Ольга Аркадьевнаны очрата һәм алар лаеклы ялга чыкканчы мәктәптә бергә хезмәт куялар. Васильевлар дүрт бала тәрбияләп үстерәләр, алар барысы да тормышта үз урыннарын тапкан.

    Константин Мартемьяновичның хезмәт стажы 45 ел. Ул укыткан укучылар хәзер үзләре дә өлкән яшьтәге кешеләр, үз остазлары белән хәбәрләшеп торалар. Ветеран-фронтовик "Батырлык өчен", "Сугышчан хезмәтләре өчен" медальләре һәм башка бүләкләр иясе. Аларның гаилә архивында республика Мәгариф министрлыгы һәм район мәгариф бүлегенең күп санлы мактау грамоталары да бар.

    Константин Мартемьянович мәктәптә еш кунак. Балалар сугыш һәм хезмәт ветеранының истәлекләрен бик кызыксынып тыңлыйлар.

    Николай Иванов,

    Ульяновка урта мәктәбе директоры.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: