Быел ике райондашыбыз югары уку йортын тәмамлап район авыл хуҗалыгы предприятиеләренә эшкә кайткан.
Район яшьләре арасында авыл хуҗалыгы белгечлеге буенча белем алучылар аз түгел. Ләкин күбесе авылга, районга кайтырга гына атлыгып тормыйлар, шәһәр җирендә төпләнеп калырга тырышалар.
Казан аграр университетының механика факультетын тәмам-лап туган авылы Иске Үтәмешкә кайткан Радик Назыйров...
Быел ике райондашыбыз югары уку йортын тәмамлап район авыл хуҗалыгы предприятиеләренә эшкә кайткан.
Район яшьләре арасында авыл хуҗалыгы белгечлеге буенча белем алучылар аз түгел. Ләкин күбесе авылга, районга кайтырга гына атлыгып тормыйлар, шәһәр җирендә төпләнеп калырга тырышалар.
Казан аграр университетының механика факультетын тәмам-лап туган авылы Иске Үтәмешкә кайткан Радик Назыйров чирканчык алырга өлгергән дә, урып-җыю эшләрендә катнашкан. Хуҗалыкның бик үк яңа булмаган техникалары еш ватыла, ә инженер тиз арада запас частьләрне кайтартып, аларны төзәтүне оештырырга, механизаторларга киңәшләрен дә бирергә тиеш.
- Белем булса да, тәҗрибә аз әле, кыенлыклар, сорау туса гараж мөдире Рәшит абый Нәфыйковка мөрәҗәгать итәм. Ул күп еллар инженер булып эшләгән, тәҗрибәле ке-ше, - ди яшь белгеч. - Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә дә ярдәм итәләр, киңәшләрен бирәләр.
Авылда үскән малай авыл хуҗалыгында эшнең җиңел булмасын белеп кайткан. Бу аның өчен яхшы практика. Радик бакалавриатны бетергән, инде укуын магистратурада дәвам итә.
Татарстанда яшь кадрларны авылда калдыруга юнәлтелгән проектлар эшли. хәзер ВУЗ тәмамлап авылга эшкә кайткан белгечләргә 100 мең сумлык пособие бирелә. Моннан тыш, аларның хезмәт хакларына бер ел дәвамында ай саен биш мең сум күләмендә акча да өстәлә.
Лашманда да яшь белгечкә эш табылган, Иске Кади егете Рамил Мәссаров биредә ветврач булып урнашкан.
- Мин бу хезмәт белән яшьтән таныш, әти 30 ел мал врачы булып эшләде, - ди Рамил. - Яшьтән маллар яраттым. Казан дәүләт ветеринария академиясен тәмамлагач, армия хезмәтендә булдым. Эштә авырлыклар очрый, мин аннан курыкмыйм. Беренче киңәшчем - әтием. Ферма мөдире Илһам абый Гайфетдиновның да тәҗрибәсе зур, ул да укытучым кебек.
Нет комментариев