Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әмир авылында Җиһаншиннар гаиләсенең рубин туен мәдәният йортында үткәрделәр

Әмир авылында да озак еллар бергә гомер иткән соклангыч парлар аз түгел.

Нурсинә һәм Илдус Җиһаншиннарны районда белмәгән кеше юктыр. Тырыш, уңган, байтак сынаулар кичергән, тәрбияле балалар үстергән, әти-әниләре нигезендә, төп йортта гомер итүче бу гаиләнең 40 ел бергә гомер итү юбилейларын – рубин туйларын авыл мәдәният йортында зурлап үткәрделәр.

Гаиләнең иң зур байлыгы - балалары, оныклары, туганнары, якын дуслары, күршеләре, авылдашлары җыелып, аларны ихластан тәбрикләп, саулык-сәламәтлек, хәерле бәрәкәтле гомер теләп, чәчәкләр, бүләкләр тапшырдылар, җыр-бию бүләк иттеләр.

Җиһаншиннар нәселе – ишле дә, данлыклы да. Хафиз абый белән Һәдия апа Җиһашиннар җиде бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч, алар бергә 22 ел гына яшәп калалар, Хафиз абыйның 44 яшендә гомере өзелә. Ул вакытта төпчекләре Илфакка нибары 4 яшь булган.

Илдус абый 40 ел элек гаилә кора, үзенә пар канат Нурсинәне Югары Кәминкә авылыннан алып кайта. Килен каенана белән тугыз ел матур гомер кичерәләр.

- Мин бик рәхмәтле әнигә. Ул мине үз кызы кебек кабул итте, эшкә өйрәтте. Беркайчан да өйдәгене урамга чыгып сөйләп йөрмәде, - дип иске алды каенанасын Нурсинә апа.

Гаилә башлыгы Илдус Хафиз улы төрле оешмаларда хезмәт куя, машина йөртә, авыл Советы депутаты булып та сайлана. Ул бик җаваплы кеше, эшен җиренә җиткереп башкара торган. Бу хакта кичәгә килгән Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов та әйтеп узды.

- Бик актив, тиктормас депутат иде ул. Мин андый кешеләрне бик хөрмәт итәм, - диде Рәвхать Габбас улы. – Мондый депутаталар авыл җирлеге башлыгына тыныч кына эшләргә бирмиләр һәм шулай булырга тиеш тә. Авылдашы, ярдәмгә мохтаҗ Латыйп абыйны кайгыртып, хәтта Казанга кадәр барып җитте. Аның яшәү шартларын яхшыртты. Ә Нурсинә апа – ул безнең алмаштыргысыз кеше, эшеннән китә генә күрмәсен.

Нурсинә апаны авылда һәр йортта түземсезлек белән көтеп, ачык йөз белән каршы алалар. Ул 30 елдан күбрәк хат ташучы булып эшли, хезмәтен яратып башкара. Элек аңа газета-журналларны таратырга балалары ярдәм итсәләр, хәзер еш кына урамда Нурсинә апаның сеңелесе Әлфия күренә. Алар аны да үзләренә сыендырганнар. Ләкин бу эшнең төп өлеше барыбыр Нурсинә апага кала: матбугатка яздырырга, пенсия таратырга, коммуналь хезмәтләр өчен түләргә...

Ярый әле үзенең шәхси машина йөртүчесе бар – Илдус абый аны Лашманга, элемтә бүлекчәсенә дә алып бара, пенсия, почта таратканда да урамнар буе йөртә. Гел елмайган булыр, әле очраган берсе белән шаярып та ала. 

Әйе, шулай булырга тиеш тә кебек, ире хатынына булыша. Ләкин Илдус абыйга һәм Нурсинә апага  моңа кадәр берничә ел больница юлын таптарга туры килде.  Илдус абыйның, кан йөрми башлагач,  ике аягын кисәләр һәм хәзер ул коляскада гына хәрәкәт итә. Шулай да авырлыкларны җиңәргә көч таба ул, тормышның якасына ябышып яши, “Нива”сын да ташламый, аны үзенчә яраклаштыра, җае чыккан саен руль артына утыра. Ярый әле янәшәсендә гел Нурсинәсе була.

- Мин Нурсинәгә, туганнарыма, балаларыма бик рәхмәтле, - дип куйды бүгенге бәйрәмдә Илдус абый.

Җиһаншиннар – бик дус гаилә. Бүген дә Илдус абыйның туганнары: Мәдинә апа, Ильяс абый белән Гайшә апа, инде вафат булган Искәндәр абыйның хатыны Мәүлия апа да юбилярларны гомер бәйрәме белән котларга, аларның шатлыкларын уртаклашырга кайтканнар.

Билгеле, мондый көнне балалары, сигез оныклары да әти-әниләре, әби-бабайлары янәшәсендә. Дөресен әйткәндә, алар гел бергә, ике кызы да, улы да гаилә корып, шәһәргә китмәделәр, районда калдылар. Кызлары Гөлгенә кияүләре Рамил белән күршедә генә йорт сатып алып, шунда яшиләр, өч кыз үстерәләр. Олы кызлары Илсөяр, ире Илмир, аларның өч балалары; төпчек уллары Илсур, киленнәре Алия һәм ике кызлары Чирмешәндә яшәсәләр дә, туган нигезләренә еш кайтып йөриләр, әти-әниләренә ярдәм итеп торалар.

- Алдагы гомерегез дә барлык, муллык, бәхет белән узсын, - дип төгәлләде әлеге матур кичәне оештыручы һәм бик матур алып баручы - китапханәче Гөлшат Әгъләмова.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары һәм видеосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев