Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әмир авылы “дальнобойщигы” бер сәфәреңдә 5-6 мең километрлар ара узып кайта иде

Әмир авылыннан Инсаф Мисбахов шактый еллар “фуралар” белән ерак араларга йөри

“Юлдагы ярдәм – әйтерсең лә, бумеранг”

Инсаф Марс улы әүвәл күбрәк Новосибирск шәһәренә көнкүреш техникасы ташыган. Төмән, Омск, Сургут якларына да еш барган. Ул вакытлардагы бер сәфәреңдә 5-6 мең километрлар ара узып кайта.

Башта кеше машинасын йөртсә, бераздан үзенә  “фура” сатып ала. Америкада җитештерелгән хәзерге автомашинасы, прицепы белән, 20 метрга якын озынлыкта, Инсаф әйтмешли, безнең КрАЗ сыман. Кабинасына кереп карадым,  искиткеч зур, йоклап ял итәрлек зур ятагы, шунда суыткычы, шкафы бар.

Якташыбыз хәзер шушы автопоезд белән Алабугага урман, агач ташый. Көненә 600 километрлап ара уза, яллардан кала, һәр көнне диярлек рейска чыга.

-Чир китә, гадәт китми диләр, елына бер тапкыр, күңел бастырырга  ерак юлларга: Новосибирск, Иркутск якларына чыгып йөреп кайтам. Быел юк әле, гадәттә көзге якта барам, - ди Инсаф Мисбахов. – Юлда күпчелек ярдәм  итә, ватылсаң, хәтта “легковой” йөртүчеләре дә туктап, хәлеңне сорашалар.

Үзем дә булышырга тырышам. Берсендә Бәкер ягыннан кайтып барам, кыш көне. Юлда бер җиңел машина туктаган.

-Нәрсә булды?  – дим йөртүчесенә.

-Сүнде, кабынмый, - ди.

-Тагыгыз, мин әйтәм.

Машинаны тагып, Чирмешәнгә - автосервиска, кешеләрен авылга, өйгә алып кайттым. Хатын мантыйлар пешереп куйган. Ашатып, эчертеп җибәрдек.

-Сорый берсе: “Ничек бер белмәгән кешегә булышасың?” - ди.

-Үзем юлда йөрим, миңа да шулай булышалар. Яхшылык - бумеранг сыман, үзеңә әйләнеп кайта. Юлаучылар акча бирмәкче булдылар – алмадым,  вакытлар узгач, тагын өйгә килеп керделәр. Казанда бер төзү компаниясенең җитәкчеләре булып чыктылар, зур бизнесменнар. Әнигә күчтәнәчләр калдырдылар.

“Автоинспекторлар  бакка солярка салдылар”

- Инсаф, юллар кайда яхшы?

-Федераль трассалар менә дигән, төбәкнекеләр - региональныйлар  алай ук түгел. Чирмешәндә дә юллар рәтләнә, Саминовка тирәсендә ремонт башладылар, анда юл нык тузган иде. Чирмешәннең әйләнгеч - объездной юлын да ясасыннар, бу - районыбызның йөзе, үткән-барган шоферлар безгә шуннан чыгып та бәя бирәләр.

-Юлга чыгар алдыннан машинаңны тикшерәсеңдер.

-Стандарт техник карау: утларын, поворотникларын  карамыйча кузгалмыйм, шундый зур машина белән бигрәк  тә. Үзем нинди дә булса җитешсезлекне сизмичә калсам, күрше Фәрхать абый аны күреп: “Инсаф, болай булса, путевкаңа кул куймыйм”, дип көлә. Әйткәннәрне  төзәтеп куям, үзе дә гомер буе Себер якларында шофер булып эшләгән кеше ул.

-ДАИ хезмәткәрләре белән мөнәсәбәтләр ничек?

-Бер хәлне сөйлим әле. Карагат дигән шәһәр янында,  Новосибирскига җитәрәк 200 километрлап ара калды. Кыш көне бу, солярка да бетә, акча да юк, акчаны миннән соң юлга чыккан егетләр алып килергә тиеш иделәр, алар юлда ватылганнар. ДАИ посты янына килеп бастым. Инспекторлар: “Нәрсә булды?” - диләр. Хәлне аңлатып бирдем, ярар, ягулыкны экономияләп кенә,  машинаны эшләтеп торам. Төнлә ишек шакыйлар,  шул ДАИ егетләре. “Менә сезгә солярка (аны үзләре үк бакка салдылар), китә аласыз” – диләр. Мин  әйтәм: "Беркая бара алмыйм, ашарга да акча юк”, дигәч, 150 сум акча  бирделәр. Новосибиркига кадәр барып җиттем. Арттан иптәшләр дә куып тотты.  Рейсларның берсендә шул пост аша узып, теге инспекторларга  рәхмәт әйтеп, бурычымны бирдем. Күчтәнәчләр дә калдырдым әле, юк, үзләре сорап түгел, рәхмәт йөзеннән, шунда күңел булган иде. Андый ярдәмчел инспекторлар күп, алар да безнең кебек кешеләр.

-Алай да юлларда еш туктаталармы соң?

-Юкка-барга бәйләнмиләр. Хәзер юлларда постлар аз, барасың  да барасың үз юлың белән. Әйтәм бит, юлда ни генә булса да, алар ярдәмгә килә. Берсендә Әлмәт юлында уртада туктап калдым, машина сүнде, кабынмый. Шунда даилар  килеп, якка буксировать иттеләр, машина таптылар. Бернәрсә сорамадылар, булыштылар. Алар юлларны карамасалар, тәртипсезлек булыр иде.

“100 процент ышанмасам, обгонга чыкмыйм”

-Хәзер хатын-кызлар рульдә  күп йөри.

-Үземнең хатынны “правага” укырга көчкә күндердем. Хатын-кызлар безгә караганда да, машинада игътибарлырак рак, яхшырак йөриләр әле.

-Үзең юлда йөрү кагыйдәләрен бозасыңмы?

-Андый гөнаһым бар, булгалый, “под знак” керергә туры килә: ярамый, ә керергә кирәк. Тизлекне дә арттырган чаклар бар.  Кайбер урыннарда 50 километр чик куялар, ограничиниеләр күп, монысы, минемчә, артыграк.

-Һәлакәтләр байтак, бәлки, шуңадыр.

-Әйе, аварияләр еш була, кайберәүләр, бигрәк тә яшьләр, тизлекне арттыра. Юлда ашыгучылар шактый, “мин кем”, дип йөрүчеләре бар, югыйсә  андый хәлләр аяныч: үлем, һәлакәт барын да тигезли, син “крутой” дип тормый. Алдан барган машинаны узып киткәндә һәлакәтләр аеруча фаҗигале тәмамлана. Мин шәхсән үзем 100 процент ышанмасам, “обгонга” чыкмыйм. Дин кешеләре өчен Коръән, Библия изге булган сыман, “Правила дорожного движения” машина йөртүчеләр өчен закон булырга тиеш. Кагыйдә бозып, син үзеңне генә түгел, башкалар гомерен куркыныч астына куясың.

-Шәһәрләрдә “дальнобойщикларга” юл бирәләрме?

-Шәһәр зуррак булган саен, миңа йөрергә уңайлырак. Поворотнигыңны кабыздың, кермиләр, юл бирәләр. Йөк машинасында йөрергә ансат, бөтен дөнья күренә. “Капот – алда ике метр гомер”, диләр, минем машинаның да алды озын.

-Руль артына алкоголь кулланып йөрүчеләргә карашың?

-Эчсәң, машинага, рульгә якын килергә түгел. Мин  юлга чыгарга булсам, бер тәүлек  алдан авызга да алмыйм, болай да нык эчүче түгелмен, әмма бәйрәмнәрдә кайвакыт булгалый. Шуны онытмаска: үзең булмасаң, синең машинаңа башка берәү килеп керергә мөмкин, исерек яки махмырдан икәнсең – син берсүзсез гаепле. Кагыйдәләрне үтәп йөрүдән дә яхшысы юк.

Марат Гомәров фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев