Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Алар ел азагында яңа өйгә күчәргә җыенганнар

Озакламый, ел ахырында, алар яңа өйләренә күчәргә планлап куялар. Стеналар күтәрелгән, түбә ябылган. Беренче катта эшлиселәр күп түгел. Әмма туган-тумача монда башка сәбәп белән җыела – 40 кына яшьлек Алевтина Валерьевнаны соңгы юлга озаталар.

-Эшендә кан басымы күтәрелгәч, хатынымны “Ашыгыч ярдәм” Чирмешән больницасына алып китте, берничә көннән, шунда аның йөрәге тибүдән туктады, - ди Анатолий Яманов. –16 ел бергә яшәдек, өч кызыбыз туды. Бүген авыр билгеле, әниләрен аеруча балалар юксына. Алар бик яшь бит әле, олыраклары - унынчы, җиденче сыйныфта, кечесе беренчедә генә укыйлар. Менә, кайткан җирләренә, аш пешерергә җыенып йөрим. Бергәләп тә әзерлибез.

Анатолийга сынаулар килеп кенә тора. Быел 68 яшьлек әтисе дә вафат булган, аннары әтисенең апасы белән хушлашканнар.

Яшьрәк чакларында Алевтина һәм Анатолий Яр Чаллыда, Чистайда да торалар, әмма шәһәр тормышына күнегә алмыйлар.

-Өйләнешкәч, без авылда яңа йорт салырга килешкән идек,  - ди Анатолий Яманов. –Алай да, ун еллар элек, иске бер йорт сатып алдык. Яңасын төзисе булгач, анда акча тотмадык.

Яшьләр булачак яңа йортларының проектын бергәләп, киңәшә-киңәшә ясыйлар, мансард ясарга да булалар. Дүрт ел элек бөтен туган-тумача, күршеләр булышлыгы белән нигез коралар, бер елдан соң, бригада яллап, стеналарны күтәрәләр, түбәне дә ябалар. Бүген бу йортның беренче катында эчке эшләр күп түгел инде, стеналар штукатурланган, тәрәзәләр куелган, түбә, идән дә җәелгән. Газ үткәрү өчен документлары әзер, җылылык челтәре сузуга да килешенгән. Тик Алевтинаның кинәт үлеме төзелеш эшләрен арткарак чигерә.

-Хәзер дә тик тормыйбыз, мөмкин булганны ясыйбыз, - ди Анатолий. –Төзелеш материаллары бик кыйммәт бит, барына да акча җиткерү кыен. Инде ике тапкыр алган 700 мең сум кредитны әле тагын берничә ел түлисе. Башта торак төзүгә авылда яшәүчеләр өчен бирелүче ташламалы ипотека акчалары көттек, тик гаризабызны быел гына хупладылар. Ярый әле аңа өмет уяттылар. Әлеге акчаларны киләсе елда бирергә тиешләр, процедурасы шундый.

Дөрес, ипотека алганчы, Анатолийга моңа кагылышлы бөтен документларны үз исеменә яздырып рәсмиләштерергә кирәк, алар бит бюджет тармагында эшләгән, инде мәрхүмә хатыны исеменә язылган булган. Нишлисең, закон шулай куша.

Җитмәсә, Анатолийга эш урынын да алмаштырырга туры киләчәк, ул бәлки мәктәптә эш табар. Моңа кадәр якташыбыз нефтьчеләрдә машина йөрткән.

Нишлисең, әле 40 кына яшьлек Анатолий Сергеевич төшенкелеккә бирелми, барлык сынауларны җиңәргә омтыла. Кызлары хакына, ул вакытлыча кыенлыкларны барыбер узасына ышана.

-Мәрхүмә хатынымның Чистай районындагы әти-әнисе көн саен диярлек хәлебезне белешеп торалар, үзләре дә килеп китәләр, - ди Анатолий. –Араны өзмибез. Шөкер, әни исән-сау, ул һәм дүрт туганым Ивашкинода яшиләр, гел булышып, көч биреп торалар. Күршеләребез дә бик яхшы безнең. Гомумән, Алевтина да авыл халкын, туганнарны бик ярата иде.

Сүз уңаеннан. Бер баргач, Ивашкино мәктәбенә дә кереп чыктым.

-Ямановлар – бик тыныч, тәртипле гаилә. Алевтина Валерьевна, аны бик юксынабыз, үз эшен яхшы белүче, энергияле, башкаларга булышырга әзер укытучы иде. Ул бездә башлангыч сыйныфларны укытты, укучылары, үз балалары да – уку алдынгылары, - диде мәктәп директоры Антонина Гаврилова.

...Моңсу вакытларда Анатолий Яманов яңа йортының ишекләрен ача, инструментларын кулына ала. Билгеле, элеккеге, гөрләп яшәгән елларны еш искә төшерә. Алар бер-берсен яратышып, ике якта да зур туйлар уйнап яши башлыйлар. Быел Ямановлар яңа йортка күченергә план корганнар.

Декабрь башларында Алевтина Валерьевнаның кырыгы була...

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев