Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Әмир баянда уйный, Гөлия аңа кушыла

    Гарифуллиннарга авылда үтүче мәҗлесләрдә ял сирәк эләгә, бәйрәмнәрнең музыкаль өлешен гел диярлек аларга йөклиләр. Әмир баянда уйный, Гөлия аңа кушылып җырлый.

    Зәки абый үзе гармунда уйнамаса да, малайларына гармун алып куя. Әмир дә яңгыравыклы, матур тавышлы “Чайка”да, ике як төймәләренә дә басып, 3 сыйныфта укыганда ук көйләр чыгара башлый. Әле аннан соң да бер гармун, ике баян туздыра. Әлеге музыкаль инструментлар бик күп мәҗлес кунакларының күңелен күтәргән.

    Әмир Зәки улына бүген дә баянын кулына алмый булмас, аның туган көне уңаеннан, кичкә туган-тумачаларын көтәләр. Аларда махсус чакыру юк, болай да, белеп киләләр, бергә күңел ачалар.

    Иртәгә авыл мәдәният йортында аның хөрмәтенә тагын бер табын көйләргә әзерләнәләр. “Ак калфак” оешмасының Түбән Кәминкәдәге бүлекчәсендә шундый гадәт –бер-берсенең юбилейларында, туган көннәрендә мәҗлескә җыелалар.

    Гарифуллиннар, гомумән, җырлы-моңлы халык. Әмирнең Әмин, Рифкать абыйлары, улы Илвир да баянчылар, хатыны һәм башка кайбер туганнары – оста җырчылар. Тагын бер уллары Данияр, шулай ук Илвир төрле бәйрәмнәрдә алып баручылар буларак билгеле. Аларның берсе Әлмәттә, икенчесе Түбән Камада урнашканнар,  кечеләре – төпчекләре Илсур Чирмешәндә аграр техникумда автомеханикка укыган, әлегә авылда яши.

    Әмир Зәки улының хәзерге баяны 35 еллык, әмма яхшы сакланган, еш уйнап торгач, төймәләре майлаган кебек, ансат басылалар.

    -Гармун, баян һава алмашканны яратмый. Кайвакыт, башта өйдә, аннары тышкы якта уйныйсың. Элек бит гел шулай иде. Кышын да, тәнәфестә, ишегалдында чыгып биеделәр. Каядыр барганда, баянны футлярына, савытына салып йөртсәң яхшы, - ди Әмир Гарифуллин.

    -Хәзер гармунчы, баянчы яшьләр аз, - дим әңгәмәдәшемә.

    -Бездә әле дә 4-5 баянчы бар. Ә болай, элек Түбән Кәминкәдә алар дистәләп иде. Күбесе читкә китте, кайберләре вафат. Бер елны якташ гармунчыларны, баянчыларны чакырып, авылда зур чара оештырдык, дистәләп музыкант кайтты.

    Гармун яки баянда уйнарга иң элек теләк, тырышлык кирәк, сәләтең, моңың да бар икән, шөгыльләнергә иренмә инде. Менә мин һәр кич диярлек кулыма баян алам, уйныйм да, җырлыйм да. Хатыным, шәфкать туташы булып эшләүче Гөлия гел янда. Бергә телевизордан музыкаль тапшырулар карыйбыз, яңа җырлыр ишеткәч, отып калырга тырышабыз. Бер-ике тапкыр тыңласам, мин көйне истә калдырам, ә Гөлиянең хәтере яхшырак, җыр сүзләрен ул язып куя, - диде ул.

    -Иң яраткан җырчыларың кемнәр?

    -Алар күп, аеруча Салават Фәтхетдинов, Габделфәт Сафин ошый, бик моңлы, үзенчәлекле җырчылар. Билгеле, улларыбыз җырлаганда да рәхәт безгә, ниндидер горурлык хисе уяна.

    Җырлап, баянда уйнап кына, бик күңелле яши Әмир Гарифуллин диясе килми, ул физик хезмәттә дә алдынгы. 40 елга якын комбайнда эшләгән, әле бер елны “Нива”да эшләүчеләр арасында районда беренче булып, Казанда узган “Уңыш бәйрәме”нә  барган, бүләкләр алган. Соңгы бер елда җирлектәге көпчәкле трактор белән Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә авылларындагы урамнар, алар унлап ук, юлларын кардан чистарта, үләннәрне чаба. Кар күп булганда, еш кына иртәнге сәгать дүрттә үк тракторын кабыза.

    Гарифуллиннар ел саен 7-8 баш эре мал симертәләр. Иткә үзләренең клиентлары бар.

    Әмирнең яраткан җырлары турында сорашканда, “Ялгыз аккош” дигәне турында да ишеттем. Аның көен ул үзе, ә сүзләрен хатыны Гөлия язган икән. Тиздән репертуарларына тагын бер җыр өстәлергә тора. Дөрес, ул әле публикага таныш түгел. “Түбән Кәминкә” җырының да авторлары алар – авыл патриотлары.

    ...Трактор, автомашина йөрткәндә дә Әмир Зәки улы рәхәтләнеп җыр суза, догаларны да искә төшерә. Ул гел эштә, хәрәкәттә. Алдарак яздым бит, аларны ашка да “Баян белән килегез!” – дип чакыралар.

    фото: автор

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 25 ноябрь 2021 - 09:10
      Без имени
      Молодцы шулай гел жырлап тигез тыныч Гомер итегез!!!