Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әккәрәйнең иң өлкән кешесен кунаклар котлап китте

Ул бүген дә яшелчә бакчасын карарга чыккан.

- Гомердә дә эштән калмадым, - ди 95 яшьлек Анна Афанасьевна Митрофанова. – Гел колхозда инде. Сугыш чорында көрәк белән җир дә казыдык.

Ветеран ире, инде мәрхүм Алексей Федорович белән салган 60 еллык өйдә гомер итә.

- Ирем тракторда эшләде, Әккәрәйдә мактаулы, уңган кеше иде. Элек бит юньле киеме дә булмады, шуңа күрә салкын тидереп чирләде, - ди Анна Афанасьевна.

Тау астындарак урында урнашкан бу йортка сукмак өзелми. Соңгы елларда әнисен күбрәк Түбән Камада яшәүче кызы Маргарита карый икән.

- Яшьрәк чагында бик үткен иде әни. Хәзер начар күрә, ашарга пешерергә дә авырсына, - ди Маргарита Алексеевна. – Шөкер, өйдә газ бар, әмма су линиясе килмәгән. Кышын, явым-төшем вакытында да безнең якка үтү уңайсыз.

Анна Афанасьевна өч кыз әнисе, тик берсе күптән түгел вафат булган.

95 яшен тутырган ветеранны район җитәкчесе Рамил Айбатов та котлады, бүләкләр тапшырды. Социаль яклау бүлегеннән, Ивашкино авыл җирлеге Советыннан да аңа теләкләр ирештерделәр, бүләкләр алып килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев