90 яшьлек әби күлмәкләрен үзе тегеп кия
Кибетләрдә нинди генә күлмәкләр сатмыйлар, ә Иске Үтәмештән 90 яшьлек Галия әби Әхмәтова аны үзе тегеп кияргә гадәтләнгән.
Башкалар кебек ул аны тегү машинасында түгел, кул белән тегә. Югыйсә, тегү машиналары да бар, ә ул шулай тегәргә гәдәтләнгән, яшь вакытында да энә белән типчегән. Әгәр үзе әйтмәсә, аның эшләнмәләренең кул белән тегелгәнен берәү дә белми.
Галия әби күлмәккә өлгене үзе кисә. Күлмәкләрне дә гади генә түгел, бала итәкләп, төрле фосоннар белән тегә. Гаҗәпләндергән тагын бер нәрсә - 90 яшьлек әби бу эшләрне күзлексез башкара.
Гөлнара Азоркина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев