Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

90 яшьлек Александра Ефремова мичтә ипи сала

Ульяновкада яшәүче алты бала әнисе, алты онык һәм тугыз оныкчык әбисе Александра Ефремовага 90 яшь тулды.

Май бәйрәмнәрендә туган якташыбызның юбилеена барлык туганнары җыелды. Апасын гомер бәйрәме белән котларга Алабугада яшәүче сеңелесе Полина Андреевна да кайткан.

- Апага бик яшьли нужа күрергә туры килде, урман да кисте, колхозда да эшләде. Озак еллар мәктәптә  техник хезмәткәр вазыйфасын башкарды, ә бит ул вакытта бүгенге уңайлыклар юк, су ташырга, утын әзерләргә, мичләр ягарга кирәк иде, - ди Полина Андреевна.  - Ире Федор Ильич белән алар 45 ел бергә гомер иттеләр. (Ире 2001 нче елны вафат булган. Ред.) Тәрбияле, тәртипле балалар үстерделәр, бөтенесе диярлек югары белемле, бүген гаиләләре белән читтә яшәсәләр дә, әниләре янына еш кайтып йөриләр.

Александра Андреевна өлкән улы Валентин Федорович белән яши. Юбиляр, нигездә, туган телендә генә аралаша, шуңа да без аның белән иркенләп сөйләшә алмадык. Балалары әйтүенчә, олы яшьтә булуына карамастан, әби өйдә барлык эшләрне дә үзе башкара, хәтта бакчага да чыгып эшли. Заманча ремонт ясаган өйдә кирпечтән салган мич тә тора әле. “Әни хәзер дә, сирәк булса да, аңарда ипи сала”, - диләр балалары.

Юбилярны котларга район хакимиятеннән дә килеп, Россия Президентының котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X