Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әзерләгән азык әрәм булмасын. Шырпыларны ераграк яшерик

Терлекләргә азык хәстәрләү вакытында авыл кешесе төнен дә йокламый эшли. Ләкин әлеге хезмәтеңнең нәтиҗәсе санаулы минутларда ут чыгып юкка да чыгарга мөмкин.

-Терлек азыгын уттан саклар өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү зарур, - ди районара янгын күзәтчелеге хезмәте начальнигы Андрей Фомин. – Механизаторлар һәм бу эштә катнашучы башка хезмәткәрләр янгынга каршы инструктаж үтәргә бурычлы. Коры терлек азыгы янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп саклауга куелырга, салам-печән эскертләре электр линиясеннән кимендә 15 метр, юллардан- 20, корылмалардан 50 метр ераклыкта урнаштырылырга тиеш.

Азык хәстәрләргә янгын сүндергеч (огнетушитель) һәм чаткы сүндергеч белән җиһазланган техника эшләү сорала. Печән урынын чүп-чардан арындыру һәм койма белән тотып алу таләп ителә. Азыкны йорт янәшәсендәге сарай башларына да өяргә ярамый, шулай ук ул чыгу-керү юлларын капларга тиеш түгел. Печәнне транспортка 4,5 метрдан биегрәк өеп ташырга ярамый.

Сүндерелмәгән учак, ташланган шырпы, тәмәке төпчеге коры, эссе көнне ут чыгуның сәбәпчесе буларга мөмкин. Печәнлектә яисә кырда төзек булмаган авыл хуҗалыгы машиналарыннан, балаларның ут белән шаяру нәтиҗәсендә килеп чыга. Балаларны караучысыз калдырмагыз, аларга ут белән уйнарга ярамаганын аңлатырга, шырпыларны ераграк яшерергә кирәк.

Әгәр дә сез янгын чыгу очрагына тап булгансыз икән, кичекмәстән 01 яки кесә телефоныннан 101 номерларына шалтыратыгыз.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев