Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Зарлана белми

Хат ташучы. Карлы бураннарда, көзнең ямьсез яңгырлы көннәрендә, йорттан-йортка кереп, яңалыклар җиткерә ул. Яңа Чишмә районыннан Керкәлегә килен булып төшкән Миләүшә Гатина 128 хуҗалыктан торган ике авылга хезмәт күрсәтә - керкәлегә һәм Кызыл Яр поселогына. "Хәзер газета-журналларга элеккеге кебек күп язылмасалар да, хат, открыткалар язмасалар да, почтальонның эше аз дип...

Хат ташучы. Карлы бураннарда, көзнең ямьсез яңгырлы көннәрендә, йорттан-йортка кереп, яңалыклар җиткерә ул.


Яңа Чишмә районыннан Керкәлегә килен булып төшкән Миләүшә Гатина 128 хуҗалыктан торган ике авылга хезмәт күрсәтә - керкәлегә һәм Кызыл Яр поселогына.

"Хәзер газета-журналларга элеккеге кебек күп язылмасалар да, хат, открыткалар язмасалар да, почтальонның эше аз дип булмый,- ди Миләүшә. - Пенсионерларга пенсия таратам, коммуналь хезмәтләр өчен акча җыям. Кызыл Ярда яшәүчеләр үтенече буенча төрле товар да китереп сатам".

Ләкин хат ташучының төп вазыйфасы - халыкка вакытында газета-журналлар җиткерү. Миләүшәгә бу эштә тормыш иптәше Илгиз дә ярдәм итә.

Зарланмый Миләүшә. "Халык бик әйбәт. Керкәледә дә, Кызыл Ярда да. Һәрвакыт ачык йөз белән каршы алалар. Подписка вакытында да "язылмыйм", диюче юк. Киләсе елның беренче яртыеллыгына планны үтәдем дә инде",- ди ул.

Керкәледә дә, Кызыл Ярда да күпчелек район газетасын өстен күрәләр икән, шулай ук "Ирек мәйданы", "Юлдаш", "Сөембикә", "Татарстан яшьләре", "Ватаным Татарстан" газета-журналларына да теләп язылалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Хат ташучы.