Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Йөзләгән чирмешәнле яңа елга бурыч белән керде

Чирмешәнлеләр 2020 елны торак-коммуналь хезмәтләр өчен 473 мең сум бурыч белән каршылады. Әлеге бурычларның 397 мең сумы Чирмешән авыл җирлегендә яшәүчеләрнеке. Дөрес, бер-ике ел элек аның күләме тагын да күбрәк иде.

Түбән Кармалка һәм Лашман авыл җирлекләрендәгеләр бу хезмәтләр өчен 11 мең сум тиеш.  Бу юнәлештәге  эшчәнлек нәтиҗәсендә, соңгы айда бурычлар күләмен берничә мең сумга киметә алганнар. Яңаэлмәлелеләр – 9 мең сум, искекотышлылар 7 мең сум түләп бетермәгән. Ә менә Туймәт һәм Югары Кәминкә авыл җирлекләре халкы 2020 елга бурычларсыз аяк басты.

-Алда әйтеп узылганча, район үзәгендә яшәүчеләрнең бурычлары  400 мең сум тирәсе. Октябрь, Мәктәп урамнары проблемалылар исәбендә, икекатлы күп фатирлы йортларда яшәүчеләр арасында да бурычлылар күп, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Марат Әһлиуллин. - 25-10ар  мең сум әҗәтлеләр бар. Дөрес, барысы да усаллык белән (злостный) түләмәүчеләр түгел, араларында авыр тормыш хәлендә калган, аз керемле гаиләләр дә очрый.

Андыйларга район да ярдәм итә. Әле көз көне генә Мәктәп урамында яшәүче шундый бер гаиләгә матди ярдәм күрсәтелгән, өйләренә суүткәргеч сузганнар. Эшсез калган кешеләрне эшкә урнаштыруда, коммуналь түләүләр өчен субсидия рәсмиләштерүдә дә булышалар.

2020 елдан  электр энергиясе өчен түләүләр энергосбыт кассасында алынмый. Аны, элеккеге кебек, почта, Ак Барс Банк, Сбербанк, дәүләт хезмәтләре порталы аша түләргә мөмкин. Энергосбытка килүчеләр бу эшне  биредә урнаштырылган Ак Барс Банк терминалы аша да башкара алачак.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев