Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Юлчылар Кармыш юлын көзгә шомартачаклар

“Татавтодор”ның райондагы юл участогы эшчеләре олы трассадан Әккәрәй һәм Кармыш авылларына алып баручы юлның биш километрын көз көне шомартырга планлыйлар.

-Бу объектта субподрядчылар җир эшләре белән мәшгуль, - ди “Татавтодор”ның район юл участогы начальнигы Наил Котбиев. - Алар, юлны киңәйтеп, аслыкны ныгыталар.

Бүген юлчылар Андреевка ягында эшли, биредә юл шомарып бетә. Аннан соң алар, быелгы планга кергән, Иске Үтәмеш, Лагерка, Утыз Имән, Сосновка, Девичья Поляна, Түбән Кәминкә, Кара Чишмә авыллары урамнары юлларына вак таш түшәүгә керешәчәкләр. Чирмешәннең дә берничә урамында юллар шомарачак.

Юл билгеләре урнаштыру да юлчылар эше. Быел тагын 99 юл билгесе урнаштыру планга кертелгән. Ясалма тигезсезлек һәм җәяүлеләр юл аркылы үтәргә тиешле урыннарда зебралар да ясала, аларның күпчелеге мәктәпләр янында була.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X