Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Югары Кәминкәдә балалар бакчасында кунаклар көтәләр

    Югары Кәминкәдәге “Карлыгач” балалар бакчасында кунаклар көтәләр, ул 1 сентябрь тирәләрендә кабат ачылырга тиеш.

    Дөрес, 35 ел элек төзелгән бу бинада әлегә төзүчеләр эшли.

    Җәй дәвамында алар монда байтак хезмәт куйганнар: ишек һәм тәрәзәләрне алыштырганнар, коммуникацияләр дә яңарган. Тышта тротуар ясаганнар.

    Үзгәрешләрне санап бетерә торган да түгел. Егерме балага исәпләнгән “Карлыгач”ны менә шулай үзгәртеп кору өчен бюджеттан 7 миллион сум тирәсе акча бирелә.

    Автор фотолары

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: