Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Югары Кәминкә укучылары якташлары шагыйрь – Фәнил Гыйләҗев белән очрашты

Югары Кәминкә мәктәбе укучылары үз мәктәпләрен тәмамлаган кызыклы шәхес, шагыйрь, китаплар авторы Фәнил Гыйләҗев белән очраштылар. Чара онлайн режимда узса да, укучылар белән якташыбыз арасында җанлы әңгәмә урнашты.

- Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында аның белән тагын бер очрашу оештырырга планлаган идек, - ди мәктәпнең татар теле укытучысы Рәмзия Ногманова. – Ул онлайн режимда барса да, үзебезне кара-каршы утырып сөйләшкәндәй хис иттек. Шагыйрь белән очрашу милли үсешкә бер адым булды. Кызыклы чыгышы, әңгәмәсе өчен аңа зур рәхмәт.

Бүгенге көндә Фәнил Гыйләҗев “Казан утлары” журналы редакциясендә хезмәт куя. Мәгънәле, милли шигырьләр язучы әңгәмә барышында яңа ягы белән ачылды. “Ризасызлык” китабы, “Ак юл” шигырьләр җыентыгы авторы Пушкин, Есенин шигырьләрен һәм төрки әдәби үрнәкләрне тәрҗемә итүе белән дә укучыларда зур кызыксыну уятты. Туган авыллары мәктәбендә белем алган абыйларының тормышы, ничек итеп иҗатка кереп китүе хакында да сөйләде Гыйләҗев.

-Мәктәбебездә иҗат дөньясына тәүге адымнар ясаучы, шигырьләр язу белән мавыгучы укучылар бар, - ди татар теле укытучысы. – Андый балаларның шагыйрь абыйларына сораулары да булды. Якташыбыз аларга җавап бирде һәм киңәшләрен җиткерде.

 

фото: Гөлшат Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев