Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Югары Кәминкә остасы балан бәлеше пешергән

Табигать һәрвакыт үзгәрештә, ниһаять эссе һәм ыгы-зыгылы җәйне, алтын көз алыштырды.

Көз ае – уңыш ае, бакчасында тырышканнарның көзен дә эше кызу: уңган хуҗабикәләр аш-су бүлмәсендә кыяр, гөмбә тозлау һәм маринадлау, кышка салатлар ясау белән мәшгуль. Шундый осталарның берсе - Югары Кәминкә авылыннан Рәисә апа Ризванова. Ул авылны ашамлыклар, көнкүреш кирәк-яраклары белән тәэмин итеп торучы уңган кибетче.

Вакыты тыгыз булуына карамастан, Рәисә апа көзен бик тәмле һәм файдалы балан бәлеше пешерергә ярата икән.

-Каян, ничек өйрәндең ? - дим аш-су остасына.

-Авылда яшәгәч, бөтен нәрсәгә өйрәнәсең инде, - дип сүзен башлады әңгәмәдәшем. – Балан бәлеше татлы-әчкелтем һәм йомшак килеп чыга. Балаларым һәм оныкларым бик яратып авыз итәләр аны. Эчлеге өчен төрле җиләк-җимеш кулланам, мәсәлән, алма яки груша. Мондый “тәмлүшкә” , кунаклар да килсә, чәй эчәргә менә дигән!

Кышын, салкын тия торган чорда, баланны аеруча еш ашау киңәш ителә.

Дару-витаминнардан да бик күпкә файдалы шул алар. Әмма шуны истә тотарга кирәк: һәр файдалы әйбернең дә кемдер өчен зарары булырга мөмкин. Баланны эч кату белән интегүче, каны тиз оешучы, кан басымы түбән булган һәм йөкле хатыннарга еш кулланырга ярамый.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев