Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Югары Кәминкә фермерлары иртәнге дүрттә үк эшкә керешә

20 елдан артык күмәк хуҗалыкта ферма мөдире булып эшләгән Габбас абый Шәмсетдиновлар хуҗалыгында бүген сигез баш сыер бар.

Югары Кәминкә авылында яшәүче, тик торуны белмәс, хезмәт сөючән Гөлсирә һәм Габбас Шәмсетдиновларны авылдашлары тырышлыклары, уңганлыклары өчен бик хөрмәт итәләр.

Элек тә өчәр баш сыер асраган Шәмсетдиновлар гаиләсе авылда беренчеләрдән булып хөкүмәт биргән мөмкинлектән файдалана, биш ел элек 200 мең сум акча да алып, кече ферма төзи. Бүген Югары Кәминкә авыл җирлегендә Шәмсетдиновлар иң күп сөт тапшыручылар.

Мин килгәндә гаилә башлыгы Габбас абый терлекләре яныннан кермәгән иде әле.

-Нәрсә дисәң дә, шәхси хуҗалыкларда сыер асрау кыйммәткә төшә. Авылда мал асрап файда алу өчен бик күп тырышырга кирәк, - ди тәҗрибәле терлекче. – Дөрес, безнең азык бар, аны сатып алган юк, барысы да үзебезнеке. 40 гектар пай җирләрендә бөртекле культуралар да, күпьеллык үләннәр дә үстерәбез. Җирдә эшләргә техника: трактор, кирәкле тагылма агрегатлар да алдык. Терлеккә яшел сусыл азык та кирәк, аннан башка күп сөт җитештереп булмый, шуңа да сенаж тапый торган агрегатыбыз да бар. Ягулыгы гына да күпме кирәк. Әле бит, без бөтен эшне үзебез башкарабыз. Менә шуларны саныйсың да, уйга каласың. Мал асрауның, сыер тотуның, дөресен әйтим, файдасы калмый диярлек. Сыерсыз да булмый. Бердәнбер куаныч - үзең үстергән терлекнең итен ашарга, үзең сауган сыерның сөтен эчәргә, аны үзеңчә яратып яхшы итеп тәрбияләргә мөмкин. Шунысы да сөендерә, кайчандыр бергә эшләгән авыл хатыннарына мин бүген сөт тәкъдим итә алам.

Хуҗалык зур булгач, эш тә күп. Әти-әнисе белән зур, ике катлы заманча йортта яшәүче уллары Гаяр, киленнәре Мәдинә, хәтта аларның балалары Илгизә белән Илдарга да эш җитә. Сүз уңаеннан, бу йортта утын белән ягыла торган мич тә бар. Шулай ук озак еллар фермада эшләгән Гөлсирә апа шул мичтә көн аралаш диярлек ипи сала икән.

-Эш көнен дүрттән башлыйбыз, - дип елмая киленнәре Мәдинә. Ул балалар бакчасы мөдире булып эшли. – Сыерларны, без аларны үзебезнең бозаулардан үстердек, аппарат белән савам. Бүген әле сөт күп түгел, көненә 50 литр чамасы сатабыз, ә җәйге вакытта аена уртача 2700 килограмм тирәсе тапшырдык.

Бүген сөтнең литрын 21 сумнан җыялар икән. Аны Иске Кади эшмәкәре килеп ала, ай саен акчасын биреп баралар. Бу яктан тоткарлык булганы юк, диләр Шәмсетдиновлар.

Күп еллар терлекчелектә эшләгән, “Хезмәт даны” ордены кавалеры  Габбас абыйның тәҗрибәсе зур, күпчелек эшне диярлек әле үзе башкара, сыерларны да үзе орлыкландыра икән.

Шәмсетдиновлар көтү көтеп тә азапланмыйлар, үзләренә электр көтүче сатып алганнар.

Фото: автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев