Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Югары Кәминкә авылында тагын бер чишмәне яңарттылар

Югары Кәминкә авылында берничә дистә еллар элек тәмам “югалган” диярлек Әбзүния әби чишмәсенә җан өрделәр. Аны яңартып, төзекләндереп, бәйрәм ясап, ал тасмалар кисеп ачтылар.

Бу изге эшнең инициаторы һәм иганәчесе дә Рәйсә апа Ризванова.

-19 яшемдә авылдан чыгып киткән идем һәм гомерем буена монда кайтып бала чакта су ташыган чишмә суын эчәргә хыялландым, - ди Рәйсә апа. – Чишмә югалганын, таллар астында калганын белгәч бик кайгырдым. Ничек булса да аны торгызу уе башымнан чыкмады. Аллага шөкер, минем бу теләгемне авылдашлар куәтләде, күмәк көч белән шундый зур эшне башкарып та чыктык, рәхмәт.

Авылдашлар агачлар астында калган чишмәне эзләп табып, аннан торба сузып, улакка ага торган итеп эшләгәннәр. Әлеге чыганакка төшә торган сукмакка, эретеп ябыштырып, тимер басмалар ясаганнар. Чишмә буенда ял итү өчен өстәл һәм утыргычлар да бар.

Әбзүния чишмәсен ачу тантанасына әлеге эшне башкаручылар, авылның өлкәннәре җыелган. Биредә Коръән укып, чишмәнең тәмле суыннан авыз иткәннәр, тәм-томнар белән сыйланганнар. Бу тирәдәге башка чишмәләрнең дә тарихларын искә төшереп, хатирәләрне яңартканнар.

Монда элек җиде чишмә чыккан, аларны Нәүрүз чишмәләре дип йөрткәннәр, еллар узган саен, кибеп, алар югалганнар, бары берсе – Таллы чишмәсе генә сакланып калган. Әбзүния әби карап торган, инде яңартылган чишмә дә караучысы вафат булгач әкренләп юкка чыга. Ул вакытларда халык аны Әбзүн чишмәсе дип тә йөрткән.

Пенсиягә чыккач туган авылына кайтып төпләнеп, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче Рәйсә апа шундый изге эшне оештырган, билгеле, иптәше, авыл имамы Әхсән абый да аның хыялын тормышка ашыруда төп ярдәмче булган. Авылдашлары аларга бик рәхмәтле.

Сүз уңаенда: Рәйсә апа Ризванова авылда кибет тота. Яңа ел, Халыкара балаларны яклау көнендә балаларны бүләксез калдырмый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев