Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Югары Чегодай яшелчәчеләре инде 15 ел кыяр үстерәләр

Бүген алар көн саен уртача 60-80 килограмм кыяр җыялар.

Ташкентта чәчәк үстереп остарган Галимовлар бүген кыяр үстерү буенча мастер-класс үткәрә алалар, бу эштә дә тәҗрибәләре зур.

Быел аларның кыярлары гадәттәгедән бераз соңрак, 10 майда гына өлгерә башлаган.

-Яз салкынча булды, - ди Марат Сөләйман улы. -Шуңа күрә, нигездә, утын ягып, теплицаларны гел җылыттык. Хәзер һава торышы бик яхшы, теплицаларның ян якларын ачып та куябыз.

Галимовлар бакчасында ике теплица тора: берсе – кыяр, икенчесе помидор үстерү өчен. 5кә 30 метр зурлыктагысында әллә ничә рәт кыяр орлыгы тишелгән, һәр төп сабакта тагын дистәләгән кыяр бүген-иртәгә өзәрлек. Уңышны күптән җыялар. Җеп белән өскә тартып бәйләнгән сабакларның аскы ягындагы яфракларын гел өзеп торалар. Су проблемасы юк, аны янәшәдәге буадан, насос ярдәмендә кудыралар. Запаска үз йортлары ишегалдында коелары да бар. Гомумән, температура режимын даими контрольдә тоту мөһим.

Ашлама кулланмыйлар, алар нигездә, тирестән ачыткы ясап, аны сабаклар төбенә еш сибәләр. Теплица эчендә ачыткы өчен әллә ничә савыт куйганнар. Алай да кыярларыннан бернинди ят ис килми.

Әлеге бакчачылар кыяр һәм помидор орлыкларын махсус кибетләрдән генә сатып алалар. Кыярлары артык эре булмый, чөнки ваграк, кечерәк сорт үтемлерәк, андыйларны тозларга күп алалар, ди.

Кечерәк теплицада менә кызарабыз-кызарабыз дип үсүче помидорлар да яхшы тәрбиядә. Аларда су ничектер сабак төбенә түгел, янәшәдәге ерганакка агызыла, дым шулай да җитә. Сабактагы аскы ботакларны, яфракларны өзеп ташлыйлар. Помидор артык дым яратмый икән, шунлыктан ачыткылы суны чамалап, һава торышына карап кына сибәләр. Кыяр сабагы төпләренә су торба буйлап тамчылап та килеп тора.

-Бездә тирес проблемасы юк, - ди Марат. -Сыер, үгез, бозау асрыйбыз. Тавыклар дистәләп. Әле менә өч ана индоүрдәк утыра, бәпкәләре шушы көннәрдә чыгарга тиеш. Эш күп, әмма зарланмыйбыз, үзебез сайлаган язмыш бит.

-Продукцияне урнаштыру кыенлыгы бар инде, - диде Рәмзия Галимова. -Иртә язда кыяр һәм помидор яхшы үтә, аннары бит алар башкаларда да өлгерә. Үзебез кыяр, помидор салатын бик яратабыз, кыярны октябрьдә дә өзәбез, помидорлар яңа ел башына кадәр өстәлдә була.

Моннан 22 ел элек Югары Чегодайга күченгән Галимовлар шактый еллар берәүләрдән сатып алынган искерәк йортта яшәсәләр, ике ел элек янәшәдә генә төзелгән яңа йортка күченгәннәр.

-Бу йортны озак, унбиш ел төзедек, - ди Марат. -Бөтенесе бер вакытка туры килде: балалар укытасы, теплицада эшлисе, мал үстерәсе... Шөкер, үзебезгә гел шөгыль табабыз. Телевизор каршында сирәк утырыла, аның каравы без гел саф һавада.

-Югары Чегодайга кайтып урнашуыбыз тикмәгә түгел, әни моннан, әти Түбән Чегодайныкы, алар мәрхүмнәр инде, - ди Марат Сөләйман улы. -Хатыным Рәмзиянең әнисе Пермь краеннан, Бардадан, әтисе Ташкентныкы. Бүгенге күршеләребез ипле кешеләр, бер-беребезгә начарлык кылганыбыз юк.

Шулай итеп бу гаилә районда кыяр үстерү белән иң актив эшләүче, күпләргә билгеле яшелчәчеләргә әверелде. Хәер, кыяр бизнесы белән генә баеп китә алмыйсың.

-Чыгымнар да күп, бар да кыйммәтләнә, - ди Марат Галимов. -Әйтик, теплицаларны каплау өчен элек без алган пленканың төргәге 3,5 мең торса, бүген – 15 мең сум. Дөрес, андый махсус пленканы инде биш ел алыштырганыбыз юк, ә киләсе елга яңасы кирәгәчәк.

Аларның элеккеге шөгыле – чәчәк бизнесы бөтенләй тукталган.

-Монда климат башка, чәчәк үстерү чыгымлы. Аннан соң чәчәкләрне урнаштыру да кыенрак, - ди Марат.

...Бүген дә кыяр уңышы җыешкан Мәликә озакламый әти-әнисенә шалтыратып хәл белешкәндә, мөгаен, кыяр, помидор уңышы турында да сорашыр. Төпчекләре ул, өч малайдан соң туган кызлары. Быел унберне бетергән һәм... очучылыкка укырга максат куйган. Медкомиссия дә үткән.

-Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырганда да кыенлык тумады, - ди булачак пилот.

Мәликәнең Казанда яшәүче абыйлары – төрле һөнәр ияләре, ә ул очучы булмакчы.

-Бер кардәшебезнең уллары мин барасы хәрби училищеда белем ала, ул “кодалады”, - ди Мәликә.

Кызларының бу теләгенә әти-әниләре дә каршы түгел.

Кыяр, помидор, балалар турында “тәмләп” сөйләшкәч, Югары Чегодайның иң тәҗрибәле яшелчәчесе Марат Галимов бәрәңге, кабак участогына юнәлде. Көннәр җылынгач, җирдә дым да җитәрлек булгач, алыннарда чүп үләннәре тиз үсә. вакытында эшләп өлгермәсәң, уңышсыз калуың да бар. Хәер, бу гаилә җиңелә торганнардан түгел, барысын да үзләре теләгәнчә башкаралар, алар бик уңган кешеләр.

 

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев