Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Югары Чегодай буасында каз-үрдәкләр дә рәхәтләнеп йөзә

Югары Чегодайда капиталь ремонтланган, платиналы буада байтак су җыелган.

Әлеге, 9 миллион 600 мең сум акча тотылган мөһим объектта былтыр, быел да байтак хезмәт куелды: җир чыгарылды, яр буе рәткә китерелде, иске агачлар киселде, плотина ясалды. Кирәк очракта, монда янгын сүндерү машиналары да якын ук төшә, су тутыра ала.

Буага су “Авыл” чишмәсеннән агып килә, аның дебете - чыгышы күп түгел, әмма тиздән буаны тутырыр да. Монда бүген үк каз-үрдәкләр йөзеп рәхәтләнә.

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X