Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Җырчы Әнвәр Нургалиевның якташы Чирмешәнне үз иткән

Башкортстаннан күчеп килгән Айгөл  Минибаева Чирмешәндә безнең район өчен ятрак булган бизнес ачып җибәргән. Ул фанерага  лазер белән рәсемнәр төшерә яки шушы агач материалдан төрле эшләнмәләр ясый.

Бизнестан бигрәк, Айгөл Фәнзил кызы белән аралашкач, мин шәхсән әүвәл башка нәрсәгә сөендем: безгә күп балалы, тәртипле, уңган гаилә күчеп килгән. Әле Чирмешәнне бик яратканнар да.

-Бик чиста авыл. Тирә-якта - яшеллек, агачлар күп үсә. Чебен, черки юк. Иремнең туган ягы Томск өлкәсендә җәйләрен алар анда мыжлап тора, Себер якларында яшәгән, булган кешеләр моны яхшы белә. Чирмешәндә балаларга бассейн, боз сарае, сәнгать мәктәбе – бар да бар. Болар шәһәрдә бик кыйммәт бит, - ди ул.

Балалар дигәннән, Сергей белән Айгөлнең өчәү алар. Зур кызлары  Аринага -6, уртанчылары Амильгә – 4, төпчекләре  Айлинага 2 яшь. Барысы да балалар бакчасына йөри.

-Айгөл, инде серне ачыгыз, ничек шулай безнең якларга килеп чыктыгыз?

-Сере юк аның, әүвәл Башкортстанда, минем әни янында, яшәдек. Сүз уңаеннан, җырчы Әнвәр Нургалиев безнең күрше авылдан. Аерым торасыбыз килде, Интернеттан эзләдек тә, Чирмешәннән дә кулаен тапмадык. 2018 елда район үзәгендәге күл янында, сәнгать мәктәбе янәшәсендә йорт сатып алдык.

-Башкортстан кайда да, Чирмешән кайда? Бер танышыгыз булмагач, чит-ят җирдә әүвәл бик кыен булгандыр?

-Сөйлисе түгел инде. Авылны ошатсак та, монда беркемебез юк. Шунда каршы күршеләребез Владимир һәм Наташа Ялаңдаевлар ярдәмгә килде. Алар булмаса, безнең күп нәрсә барып та чыкмас иде. Киңәш, эш коралы, машина дисеңме – барысы белән дә булыштылар.

-Ә бизнес ничек башланды?

-Монда кайткач, Сергей анда-монда шабашкага йөреп ситуациядән чыктык, ул минем сварщик та,  электрик, сантехник та - кулы эш белә. Аннан МЧСка урнашты. Миңа да эш кирәк бит инде. Беркөнне  ирем: “Сиңа эш таптым, станокка заказ бирдем”, - диде.  Бу - фанерадан эшләнмәләр ясый торган лазерлы станок. Аны Кытайдан 150 мең сумга заказ биреп, кайтканын ике ай көттек. Әүвәл гаражда урнаштырдык.

Әлеге гаилә хәзер район үзәгендәге бер бинада эш урыны арендалый, кытай станогын шунда урнаштырганнар. Айгөл Фәнзил кызы белән дә шунда сөйләштек. Оста алдан заказлар алып эшли икән. Әүвәл фанераны эшкәртә, шомарта, аннан компьютерда кирәкле рәсемне сайлап, кисү, рәсем ясау эшләрен станокка “боера”, станоктан чыккан эшләнмәне кабат шомарта.

-Күбрәк “итәкле радио“ аша эшлим. Продукциябезне сәүдә нокталарына куймыйбыз. Халык күбрәк  салфетка савытларына,  ачкыч куйгычларга (ключницаларга), төрле тартмаларга заказ бирә. Портретлар ясатучылар азрак.

-Эш хакың?

-Аена 10 меңнәр чамасы чыга.

-Күп түгел икән.

-Күбрәк булсын өчен, киңәергә, Чирмешәннән “читкә чыгарга кирәк”. Әйтергә онытып торам икән, эшне башлаганда районның социаль яклау хезмәте аша  бизнесны үстерүгә бирелә торган ярдәм алдык - 75 мең сум, рәхмәт, ул бик ярап куйды.

-Яшьләр хәзер шәһәр ягына китүне хуп күрә.  Китәргә җыенмыйсызмы, монда кайтканыгызга үкенмисезме?

-Юк, монда безгә ошый. Иремнең дә китәсе килми. Бакчабыз бар. Монда тыныч, халык гади, эшчән. Бөтен уңайлыклары булган Чирмешәннән яшьләрнең китүе гаҗәп. Югыйсә монда да рәхәт. Эшләргә теләгән кешегә мөмкинлекләр, шартлар бихисап. Шәһәрдә дә безне көтеп торучы юк бит. 

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев