Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яшәүчедә узган “Авыл көне”ндә кызлар да көрәште

Быел да район авылларының кайберләрендә Сабантуйлар уздырсалар, кечерәк авыллар, традиция буенча, матур итеп “Авыл көне” оештырдылар.

Яшәүчедә узучы бу бәйрәмне тирә –күрше авыллар да көтеп ала. Оештыручылар килгән кунакларның өметләрен акладылар: биредә ат чабышлары да, иң зур бавырсак пешерүчеләр бәйгесе, хәтта кызлар арасында көрәш тә булды.

-Безнең авылда да бәйрәм бик күңелле үтте, - ди Бәркәтәдән килгән, тиздән 82 яшен  тутыручы Рәйсә апа Гайнанова. – Элек бит аның әйбере дә юк иде, хәзер Сабантуйлар бай бит, күпме кешегә бүләк тараталар. Исән булганда, монда да килик әле, дидек.

Халык чын күңелдән бәйрәм итте, үз авылларыннан чыккан мәртәбәле кешеләрнең генә түгел, ә башка төбәкләрдән дә бу чараны үткәрүгә өлеш керткән якташларыбызның игелекләренә сөенеп утырды. Аларның һәрберсенең исемен атап чыктылар, мәйданга чакырып, истәлек бүләкләре тапшырдылар.  Дөрестән дә, бәйрәмгә бүләкне мулдан әзерләгәннәр: юбилярларга, ихтирамлы олы һәм яшь кешеләргә, яшь гаиләләргә, артистларга, бәйгеләрдә җиңүчеләргә...

-Иганәчеләребез бик күп. Форсаттан файдаланып, аларга бөтен авыл халкы исеменнән зур рәхмәтемне җиткерәм, - диде бу бәйрәмнең төп инициаторы Илшат Харисов.

Бәйрәм барышында авыл халкын, килгән кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин, Кармыш авыл җирлеге башлыгы Илдар Фәтхетдинов сәламләде, күңелле яллар теләделәр, тансык бәйрәм белән котладылар.

Яшәүчедә бүген 39 йортта 66 кеше гомер кичерә, нигездә, өлкән яшьтәгеләр.  Авылның иң өлкән кешесенә – Фәрдия әби Бадертдиновага киләсе елда 90 яшь тулачак, иң яшенә - Рузилә Хасәншинага 8 яшь.

Бу көнне татар эстрадасының танылган җырчылары да бәйрәмгә килүчеләрнең күңелләрен күрделәр, берсеннән – берсе матур җырлар башкардылар.

Шулай да авыл көненең яме ярышларда булды. Монда да көрәштеләр, аркан тартыштылар, авыш һәм туры колгага менделәр, сулы чиләкләр белән, киез итекләр киеп, узыштылар, җырладылар, биеделәр, хәтта хатын-кызлар арасында да келәмгә чыгып көрәшергә теләүчеләр булды. Ир-егетләр арасында милли көрәш бәйгесендә беренче урынны, авылныкылар арасында, Рәмзил Мөниров алды.

фото: автор

Яшәүчедә узган бәйрәмнән 75 фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев