Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яшәүче зират өсте яктырып киткән

Җәй айларында Яшәүче авылы зиратында өмәләр еш булган. Мәчет имамы Фаил Мортазин җитәкчелегендә авыл ир-атлары зират өстендәге барлык агачларны да кискәннәр.

Башка биредә зур үсә торган агачлар утыртмаска килешкәннәр. Бик калын булып үскән каен һәм тирәкләрне кирәк кешеләр утынга да алып киткәннәр.

Зират өсте яктырып киткән. “Мәңгелек йортның” мәйданын да бераз зурайтып тотканнар, кечкенә капка да ясатканнар. Әле зират коймасының тагын төзәтәсе урыннары бар, моңа акча кирәк.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев