Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Ярдәм янәшә!” хәрәкәте кысаларында, Чирмешән районында 320 гаилә азык-төлек пакетлары алачак

ТР Президенты инициативасы белән, республика акциясе кысаларында оештырылган ярдәмне Чирмешәннән Валентина Егорова да алды. Азык – төлек җыелмасын аңа волонтерлар өенә барып тапшырдылар.

Валентина Петровна ялгыз яши, ул озак еллар мәктәп ашханәсендә аш пешерүче булып эшләгән. Үзизоляция режимы кертелү белән өеннән чыкканы юк. Бүгенге бүләк тә ветеран өчен көтелмәгән күчтәнәч булды. Ветеран Тататарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен әйтте.

Чирмешән авыл җирлегендә ТР Президенты инициативасы белән таратылучы азык-төлек пакетларын 108 кеше алачак. Исемлектә район үзәгендә яшәүче Мәдинә Кәримова да бар.

-Безнең өчен бу бик зур ярдәм. Бу эштә катнашкан һәр кешегә, бүгенге шундый авыр көннәрдә безне искә алып, игътибар күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт, - ди Мәдинә Ширияздан кызы.

«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте кысаларында Татарстанда 55 мең гаилә азык-төлек җыелмалары пакеты алачак. Җыелмага ярмалар, макарон, көнбагыш мае, консервалар, чәй, шикәр һәм тәм-томнар керә. Азык-төлек алучылар исемлеге ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнгән. Әлеге ярдәм бер генә тапкыр күрсәтелми, бүген кайткан азык-төлек пакетлары – беренче партия генә. Исемлеккә кергән гражданнар барлыгы 4 тапкыр ярдәм алачак.

Ярдәм алучыларның иң күбе - бер кешегә исәпләгәндә, гаиләдәге керемнең яшәү минимумыннан, ягъни, 8938 сумнан ким булган 8 яшьтән зуррак балалар. Азык-төлек җыелмаларын шулай ук, алар өчен яшәү минимумы, ягъни, 7311 сумнан кимрәк керемле ялгыз яшәүче пенсионерлар һәм коронавирус инфекциясе чорында аеруча зур зыян күргән үзмәшгульләрнең һәм шәхси эшмәкәрләрнең балалары алачак. Моннан тыш, алимент түләүдән качып йөрүче кеше булган гаиләдә бер кешегә исәпләгәндә керем, яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр һәм тәрбиягә бала алган гаиләләр дә пакетлар бирелә. Аларга бу ярдәм бер кешегә керем яшәү минимумыннан түбән булганда күрсәтелә.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев