Ярдәм итәргә әзер
Район үзәк больницасына яңа "Ашыгыч ярдәм" машинасы кайткан. "Киләчәктә безнең "Ашы-гыч ярдәм"дә ике "Фиат-Дукато" машинасында ике бригада хезмәт күрсәтәчәк, - ди район үзәк больницасы баш врачы Гайсә Сәгыйров. - Яңа, "УАЗ" машинасы резервта тора. Аннан соң карлы, пычрак юллардан да йөри ала торган бу машинаны, нигездә, авылларга чыгу өчен кулланачакбыз"....
Район үзәк больницасына яңа "Ашыгыч ярдәм" машинасы кайткан.
"Киләчәктә безнең "Ашы-гыч ярдәм"дә ике "Фиат-Дукато" машинасында ике бригада хезмәт күрсәтәчәк, - ди район үзәк больницасы баш врачы Гайсә Сәгыйров. - Яңа, "УАЗ" машинасы резервта тора. Аннан соң карлы, пычрак юллардан да йөри ала торган бу машинаны, нигездә, авылларга чыгу өчен кулланачакбыз".
Моннан тыш, районның 34 фельдшер-акушерлык пунктына беренче ярдәм сумкалары да бирелгән. Пунктлар булмаган алты авылда беренче ярдәм күрсәтү өчен билгеләнгән җаваплы кешеләрне дә шундый сумкалар белән тәэмин иткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев