Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Яр Чаллы кызына “Ильхан”да эшләү бик ошый

Быел Казан аграр университетын дүрт райондашыбыз тәмамлаган, тик авыл хуҗалыгы белгечлеге алган бу яшьләрнең берсе дә туган якка эшкә кайтмаган.

2020 елда районга авыл хуҗалыгы предприятиесенә нибары бер белгеч эшкә кайткан. Ул - Буа ветеринария техникумын тәмамлаган Яр Чаллы кызы Эльза Маклакова. “Ильхан” хуҗалыгында практика узган кызга эш урыны ошый һәм диплом алгач та шунда кала, тораклы да була.

-Техникумда укыганда “Ильхан” җәмгыяте җитәкчесе килеп, безне үзләренә чакырды, биредә өч ел практика уздым. Башка җирдән эш эзләмәдем, туп-туры “Ильхан”га кайттым. Эш шартлары яхшы. Билгеле, авыл җирендә яллар азрак эләгә, алты көн эшлибез, бер көн ял, сыерлар бозаулаганда төнлә дә чакырырга мөмкиннәр, - диде Эльза. – Миңа авыл да, эш урыным да ошый, ветврач ярдәмчесе булып эшлим, яшьтән хайваннар ярата идем, шуңа бу һөнәрне сайладым да.

Яр Чаллыда, шәһәр фатирында үскән кызга песи, эт асрарга мөмкинлек булмаса да, аның су күсесе, ташбакасы була. Бүген инде аренда торагында яшәүче кызның дүрт аяклы дуслары – эте һәм мәчесе бар.

Эльза читтән торып Казан ветеринария академиясендә укый, инде икенче ел ветврач һөнәрен үзләштерә.

Хәзер районнан 13 яшь кеше Казанның югары уку йортларында авыл хуҗалыгы белгечлеге буенча белем ала. Бер якташыбыз Казан ветеринария академиясендә ветеринар һөнәре үзләштерә, 12 егет һәм кыз Казан аграр университетында агроном, икътисадчы, инженер белгечлекләре ала. Районда аларга кытлык бар, югары белемле авыл хуҗалыгы белгечләре җитешми. “Күтәмә АГРОфирмасы”на, “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “Кара Чишмә” җәмгыятьләренә – агрономнар, “Ильхан” һәм “Әккәрәй” җәмгыятьләренә – зоотехниклар һәм ветврачлар, “ЧИРМЕШӘНагрохезмәтләре”нә – инженер, “Ильхан”га – баш механик, “Күтәмә АГРОфирмасы”на һәм “Андреевка” хуҗалыгына бухгалтерлар кирәк.

Кадыйр Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев