Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Якутөлҗамал әби кабат Лашманга кайткан

Лашман авылында гомер иткән Якутөлҗамал әби Галиева өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында биш ай яши. Монда күнегә генә алмый. Көн саен авылын сагынып, күз яшьләре белән искә алучы әбине, шөкер, ерак туганы Мәгъсүмә апа үз янына сыйдырган.

Мәгъсүмә апа йортына иртәнге сәгатьтә килеп кердем. Эшчеләре дә бар икән, берничә ир-егет абзар төзи. Мәгъсүмә апа белән Якут әби чөкердәшеп иртәнге чәйләрен эчеп утыралар иде. Аларга мин дә кушылдым.

Мәгъсүмә Мәхмүтованың бу туган нигезе икән. Ул 31 ел Яңа Чишмә районында яшәп, эшләп, лаеклы ялга чыккач, монда күчеп кайткан.

-Безнең әти Лашманныкы, әни – Югары Чегодайдан, дүрт бала үстек. Кызганыч, 16 яшендәге бер энебезнең фаҗигале төстә гомере өзелде. Шуннан яшәүнең яме китте, бәлки шуңа тормышка да чыга алмаганмындыр, - диде хуҗабикә. – Яңа Чишмәдә яшәгәндә дә гел монда кайтып йөрдем, 30 елдан артык гомер иттем анда, барыбер күңелем ятмады, гел авыл үзенә тартты. Әти үлгәч, әнине дә үзем яныма алып киттем, аның белән дә гел юлда булдык инде, авылга кайтып йөредек. Пенсиягә чыккач Лашманда яши башладык, әни генә 84 яшендә мәңгелек йорттка китте.

Әнисен соңгы юлга озаткач, ул озак ялгыз яшәми, энесе Радик белән киңәшләшә дә, башка туганы булмаган, әтисенең сеңелесе Гөлсирин апаны үзенә алып кайта.

-Ул 80 яшендә аяксыз калды, утыргычка тотынып акрын гына йөри иде, - дип дәвам итте сүзен әңгәмәдәшем. – Миңа яхшы иптәш иде әле ул. Аның белән дә шулай сөйләшеп утыра идек, дүрт елга якын бергә гомер иттек. Гөлсирин апаны да соңгы юлга озаттым.

Якут әбине өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына алып китүләре турында ул ишетмичә дә кала. Тормыш бит, һәрберебезнең үз мәшәкате,  кайчакта күршеләрдә нәрсә булганын да белми калабыз.

Әби турында сүз чыккач, ул да безгә кушылды.

-Бер айга гына илтәбез диделәр, биш ай тордым. Хәлемне дә белүче булмады, - дип үпкәсен белдерде Якут әби.

 

-Апа, ничә тапкыр бардык бит, кертмәделәр, коронавирус, карантин, дип борып җибәрделәр, - диде Мәгъсүмә апа.

 

-Аллага шөкер, бүген оҗмахта яшим, - дип, күз яшьләрен сөртеп, сүзне дәвам итте Якут әби. – Урыным чиста, җылы. Тамагым тук, нәрсә ашыйсым килә, шуны алып кайтып бирә Мәгъсүмә. Мунча кертә. Бик зур рәхмәт аңа.

Кечкенә генә, орчык кебек гәүдәле әбинең яше белән дә кызыксындым. Күренеп тора, нык олыгайган, ләкин бик зиһенле әле.

-Кызым, миңа 2 июль көнне 93 яшь тула, - дип куйды ул. – Мин бит озак еллар мәктәптә техничка булып эшләдем. Безнең өлешкә эш күп булды инде.

Якут әби тормышка да чыга, ләкин иптәше белән озак яшәмиләр. Калган гомерен ялгыз уздыра. Авылдашларына күлмәкләр, хәтта фуфайкалар да теккән икән.

-Ул бит безнең туган туры килә, ничек инде аның шулай тилмереп торганын белеп, йорт-интернатта калдырабыз, - диде Мәгъсүмә апа. – Аннан соң үзем генә түгел бит, миңа  Лашманда башка йортта гаиләсе белән яшәүче энем Радик та бик булыша.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев