Якты Тау халкының йөзләре дә якты
Соңгы вакытта хөкүмәт авылларны саклап калу өчен төрле чаралар күрә, программалар кабул итә. Ниндидер дәрәҗәдә алар авыллар гомерен озынайталар, ләкин саклап кала алырлармы икән?!
Иске Кади авыл җирлегендә урнашкан Якты Тау поселогына килеп керүгә шуңа игътибар иттем – авылда тормыш кайный. Асфальт түшәлгән (дөрес, монда ремонт кирәк) юлдан байтак бала велосипедка атланып чаба (безнең якта шулай сөйлиләр). Бер йорт алдында берничә апа эскәмиядә ял итеп утыра, соңгы яңалыкларга “бәя куялар”. Әле күптән түгел генә ачылган мәдәният йорты бинасында урнашкан фельдшер-акушерлык пунктына әбиләр кереп бара. Республика программасы нигезендә төзелгән сәүдә ноктасына да берсе керә, берсе чыга, берәү:”Тагын чират”,-дип куйды.
Күңелле булып китте, димәк авыл яши. Алайса бит кайбер авылларга барасың, урамда кеше түгел, эт тә күренми.
Апалар янына барып, хәлләрен сораштым. Ачык йөз белән каршы алдылар, “Аллага шөкер, яхшы яшибез, зарланырга урын юк”, - дип елмаеп җавап бирделәр.
Якты Тауда бүген 80 гә якын йортта 120 ләп кеше яши, төгәл әйтеп булмый, чөнки теркелгәннәре дә, теркәлмәгәннәре дә бар, җәй көнне кайтып торучылар да байтак диделәр. Иске Кади мәктәбенә 12 бала укырга йөри. Кызганыч, соңгы берничә елда биредә “бәбәй чәе” булганы юк.
Ә менә өй туе уздыручылар байтак булыр кебек. Авылда алты яңа йорт төзелә икән. Шуларның берсе, авылның үзәгендә урнашканы, аеруча матур күренде, ерактан ук игътибарны җәлеп итте. Хуҗалары белән якыннанрак танышырга булдым. Минзаһит һәм Наталья Кәлимуллиннар 36 ел Себердә яшәгәннәр икән, балалары үсеп җиткәч, үзләре лаеклы ялга чыккач, гаилә башлыгының туган ягына кайтканнар.
-2016 нчы елны әни янына кайтып кердек, бүген инде ул гүр иясе, - ди Минзаһит абый. – Авылда йорт салу нияте күптәннән бар иде минем, шуңа да кайту белән бу эшкә дә керештек. Хәзер инде төп төзелеш эшләре төгәлләнде, вак-төяк кенә калды. Безнең нәсел бик зур бит, туганнар да, туганнан туганнар да күп. Аларның да кайберләре монда нигез коралар.
Шул вакытта әңгәмәдәшем урамнан узып баручы бер ханымга эндәште.
- Розалия безнең туган, алар да монда өй төзеделәр, - диде.
Розалия һәм Илдар Ганиевлар Түбән Камада гомер итәләр, ләкин җәйнең күп вакытын авылда үткәрәләр.
-Ирем бу яктан булмаса да, бик теләп биредә йорт салырга ризалашты, - ди Розалия апа. – Без авылга, әти-әни янына элек тә бик еш кайтып йөри идек, хәзер инде бөтенләй ешайдык.
Кәлимуллиннар өйне кирпечтән салган булсалар, Ганиевлар агачка өстенлек биргәннәр. Әзер бураны Яр Чаллыдан кайтартканнар, осталар килеп җыеп та биргәннәр.
-Бу ташландык урында урман үсә иде. Әүвәл чистарттык, агачларын кисеп, төпләрен чыгардык, бик зур күләмдә эш башкардык, - ди хуҗабикә.
Хәзер инде ул хезмәтләренең уңышы турында горурланып сөйли. Розалия апа бик матур чәчәкләр үстергән, тезелеп киткән яшелчә түтәлләрендә бер чүп үләне дә юк. Помидорларны 400 төп үк утырткан. Туган якта туфрак та уңышлы шул.
-Авылыбыз бик матур урында урнашкан, һавасы әйбәт, безнең Түбән Камадагы белән чагыштырып та булмый. Клуб, кибет, китапханә, ФАП бар, су, газ кергән, - ди ул. – Менә монда безнең күршедә генә сеңлем Данияләр дә йорт салмакчылар, нигезе бар инде.
Розалия апа авылны мактады да - мактады, соңыннан гына: “юлны ремонтласалар, бөтенләй яхшы булыр иде”, - дип куйды.
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев